Җәүдәт дәрзаман шигырьләре
Җәүдәт Дәрзаманов (1945-2019) 13нче октябрьдә Татарстанның Лениногорск районы Сугышлы авылында туган. Җ. Дәрзаманов төп иҗат мәйданы итеп балалар әдәбиятын сайлый.
Әбием сүзләре
Исеме балан булса да,
Баллы түгел ул балан.
Менә сиңа шул баланнан
Бәлеш салам мин, балам.
Пешеп чыккач, бәлеш йөзе
Алма кебек алланыр.
Татлы булыр баланы да —
Шикәр кебек балланыр.
ТУП
Туп сикерә «туп» та «туп».
Булмый гына туктатып!
Идәннән дә сикерә,
Түшәмнән дә сикерә,
Сикерә дә сикерә -
Бар өйне ду китерә.
Чалтырт!
Көзге көл булды.
Туп та шунда шым булды.
Безнең туп бик чая ул,
Шәп сикерде бая ул,
Эзлик әле, кая ул?
Түшәмдәме?
Туп бит ул -
Идәндә дә юк бит ул!
Тәрәзәне күр анда:
Ишек ясап буранга,
Туп сикергән... урамга!
СОЛДАТ БУЛДЫМ
Каеш будым билемә,
Тасма тактым җиңемә,
Йолдызлы бүрек кидем,
- Мин солдат булдым! - дидем
Иңемә мылтык астым,
Әти каршына бастым:
- Килдем, иптәш командир,
Әйдә, берәр фәрман бир!
- Смирно! - диде әти дә, -
Печән ашат бәтигә.
Бераз утын ярырсың,
Аннан... суга барырсың!
Шуннан китте, и китте,
Миннән чын солдат итте.
Бетте ялкау гадәтем,
Санаулы һәр сәгатем.
Иртүк торам, юынам,
Сөлге белән уынам,
Ялт иттерәм тешләрне,
Аннан эшлим эшләрне.
Бүлмәмдә тәртип хәзер,
Ни кирәксә, шул әзер.
Солдат булу шулай ул,
Өйрәнгәч, бик уңай ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев