Август аена халык сынамышлары

Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.

Томан озак таралмый торса - аяз көнгә.

Августта яңгыр булмаса, җылы һәм коры көзгә.

Августта бәс төшсә - иртә кышка.

Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.

Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.

Җылы, яңгырлы август - гөмбә уңышына.

Августта торналар җылы якка төркем-төркем булып китсә, кыш иртә килер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: