Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Бала тәрбияләү һәм холык турында мәкальләр

Мәкальләр


* Адәм баласын түгел, аю баласын да биергә өйрәтәләр.
* "Айт!" дигәндә ялт итеп тор.
* Алтыдагы (холык) алтмышка.
* Алгы көпчәк кая тәгәрәсә, арты да шуннан.
* Алма янында яткан бәрәңге алма тәмәйткән.
* Ана сөте белән кергән онытылмый.
* Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс.
* Атай барда атай баш,
Атай юкта анай баш,
Анай юкта апа баш,
Апа юкта үзем баш.
* Ата алмаган малай атасыннан күргән.
* Ата-анаң сиңа гомер биргән.
* Ат өйрәнмим ди дә, авызлык- өйрәтә.
* Бала безнеке,
Акылы үзенеке.
* Бала була белмәгән кеше егет булалмый.
* Балага бер кәнфит бирсәң, икенчесен сорар.
* Бала әйткән ди: мине берәү дә тыңламый, чөнки минем әле сакалым юк.
* Балага иң куәтле кеше — ата.
* Балага кәкитләнсәң, кәнфит сорар.
* Бала егыла-егыла егылмаска өйрәнер.
* Бала яшь чагында ни белән уйнаса — зурайгач мәеле (теләк, кызыксыну) шуңа була, имеш.
* Бала көчен күрсәтергә яратыр.
* Бала күргәнен эшләр.
* Бала кош очар, кунар агачын тапмас.
* Бала кулында елан үләр.
* Балалар кесәсендә кәнфит ятмый.
* Балалык бик бәхетле чак булса да, бала һаман "кайчан зур үсәм инде" дип сорый.
* Бала "миңа бәләкәй сөяк бирделәр" дип үпкәләгәнче, сөяген песи алып китәр.
* Бала үсте дигәнче,
Батыр үсте дисәңче;
Батыр һөнәр белмәсә,
Гафил (гамьсез, ваемсыз) үсте дисәңче.
* Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.
* Баланы яшьтән бөк,
Агачны баштан бөек.
* Баланы йомышка куш, артыннан үзең йөр.
* Баланың кулыннан пычак алсаң, алмашына таяк бир.
* Баланы эшкә өйрәт,
Эшен бетерергә дә өйрәт.
* Бала өчен "юк" дигән сүз юк.
* Бала уйнаудан туймас.
* Бала үлгәнгә салынса, син аны күмгәнгә салын.
* Бала-чага ипи сатып калач ала.
* Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.
* Башсыз өйдә ата торып ул сөйләр,
Ана торып кыз сөйләр.
* Бишектәге бишкә төрләнер.
* Буй үстергәнче, акыл үстер.
* Буранда бала котырыр.
* Әдәпле бала гарьле була,
Әдәпсез бала гарьсез була.
* Җидесендә ни булса,
Җитмешендә шул булыр.
* Кем нәрсәгә күнегә —
Шуның белән күмелә.
* Кыз бала анасына чын дус була.
* Кыз сөйкемле булса, холыгы белән,
Ул сөйкемле булса, әдәбе белән.
* Малай кулына акча керсә, көчек сатып алыр.
* Олы кызы Мәстүрә,
Кечеләрен үстерә.
* Өч яшьлек малай атага булышыр,
Өч яшьлек кыз анага булышыр.
* Сабыйга ат та ат, таяк та ат.
* Сабый хөкеме — уен.
* Теше чыккан балага
Чәйнәп биргән аш булмас.
* Тәрбиясез бала хайван булып үсәр.
* Туа белми, тора белә.
* Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга.
* Үзе егылган бала еламас.
* Уйнаса баласы җиңә,
Чынласа атасы җиңә.
* Улга утыз өйдән тыю,
Кызга кырык өйдән тыю.
* Ул минеке,
Акыл үзенеке.
* Ул туды — илгә ту (байрак) туды.
* Улы барның кулы бар.
* Улның ояты атага,
Кызның ояты анага.
* Хәерсез бала хәерче булыр.
* Һәрбер яшьнең үз хөкеме бар:
Сабый хөкеме — уен.
* Һөнәрле булып ул үссен,
Холыклы булып кыз үссен.
* Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев