Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балачак әдипләре

Рифат Сәлах шигырьләре

Хәерле иртә!

Кояшның шаян нурлары

Аркама төртә минем.

Хәерле иртә, әнием!

Хәерле иртә, өем!

 

Хәерле иртә дип дәшәм

Сөйгәнгә анам телен.

Хәерле иртә, туганнар,

Хәерле иртә, илем!

 

Озата бара мәктәпкә

Иртәнге җылы җилем!

Хәерле иртә, дусларым,

Хәерле иртә, җирем!

 

Өметләр алга чакыра,

Офыклар дәшә юлга.

Хәерле иртә, кешеләр!

Хәерле иртә, дөнья!

 

Көз

Салкын җилләр исә хәзер –

Кереп барабыз көзгә.

Бераз күңелсез булса да,

Күп уңыш бирә безгә.

 

Өй тулы җиләк-җимешләр,

Кайнатмалар, кыярлар.

Кыш җиткәч, кайнатмаларны

Өстәлләргә куярлар.

 

Бәрәңгеләр базга төшкән,

Ашлыклар – амбарларда.

Алтын алмалар өлгерә

Бүләккә балаларга.

 

Сөенәбез, шатланабыз,

Моңсу булса да бераз.

Сары яфрак арасыннан

Елмая безгә кояш.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев