Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балалар өчен чәчәкләр турында шигырьләр

Миләүшә чәчәгеСамат ШакирКүгәрчен түше кебекТөрле төсләргә керәм;Төс белән генә мактанмыйм,Тәмле исләр дә бирәм.Миннән сыгып алган суны«Ислемай» дип йөртәләр.Бәйрәм көнне костюмнарга,Күлмәкләргә сөртә...

Миләүшә чәчәге
Самат Шакир
Күгәрчен түше кебек
Төрле төсләргә керәм;
Төс белән генә мактанмыйм,
Тәмле исләр дә бирәм.
Миннән сыгып алган суны
«Ислемай» дип йөртәләр.
Бәйрәм көнне костюмнарга,
Күлмәкләргә сөртәләр.
Фото: pixabay.com
Кыңгырау чәчәкләр
Самат Шакир
Кыңгырау чәчәкләр җилдә
Баш иеп серләшәләр.
Бер-берсенә карап, алар
Үзара сөйләшәләр:
— Охшасак та кыңгырауга,
Шалтырап чыңламыйбыз.
«Эт эчәгесе» шикелле
Үләнгә чорналмыйбыз.
— Җил чыкса, сыгылабыз без,
Өзеп алмасын, диеп.
Җил исмәгән вакытта да
Торабыз башны иеп.
Фото: pixabay.com
Тузганак чәчәге
Самат Шакир
«Тузганак» дип әйтсәләр дә,
Тузгыганым юк бер дә.
Алтын сымак чәчәк атып
Утырам, балкып җирдә.
Мин хезмәт итәм кешегә,
Миндә көннең сәгате.
Таң белән бергә уянам —
Шундый минем гадәтем.
Төш җитүгә күзем йомам,
Көн яктысын аз күрәм.
Яңгыр яуса, көн буена
Керфек ачмый яшь түгәм.
Зәңгәр чәчәк
Самат Шакир
Арыш арасында үсәм,
Зәп-зәңгәр чәчәк атам.
Тик кешеләр яратмыйлар,
Утыйлар төрле яктан.
— Матур чәчәк булсаң да син,
Монда үсмә, кит, — диләр. —
Түтәлдә үс, кадерең булыр,
Ә монда син — чүп,— диләр.
Фото: pixabay.com
Мәк чәчәге
Нур Гайсин
Безнең бакчаны матурлап
Балкып утыра бер мәк,
Әйтерсең ул яңа тегеп
Кигән ал ефәк күлмәк.
Мин теләп аны өзәргә
Китергән идем учны,
— Тимә, тимә!— дип, бал корты
Янымда выжлап очты.
Тукранбаш
Мәрзия Фәйзуллина
Тукранбашлар кызыл хәтфә
Түбәтәйләр кигәннәр,
Түбәтәйләрне карарга
Бал кортлары килгәннәр.
Гөләп чәчәге
Самат Шакир
Тәбәнәк кенә куакта
Җилдә җилфердәп үсәм.
Ал, кызыл ефәк кебек мин,
«Күкрәгемә кадыйм»,— димә,
Сабакта — очлы угым;
Өзәргә теләсәң әгәр,
Чәнчеп алырмын кулың.
Кашкарый
Рафис Корбан
Сентябрьдә чәчәк аткан,
Көз димәгән кашкарый.
Җылыт әле, дигән сыман
Үзе кояшка карый.
Фото: pixabay.com
shigriyat.ru сайтыннан тупланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев