Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балалар өчен кошлар турында шигырьләр

ТукранНәҗип МадъяровКолагын агачка терәпНәрсә тыңлый ул анда?Әллә берәр хәвеф-хәтәрБулды микән урманда?Тыңлый өскәрәк менеп тә,Түбәнрәк төшеп тә.Кунарга шәт урын тапмый,Ахрысы, берничек тә.Әһә, бер ту...

Тукран


Нәҗип Мадъяров


Колагын агачка терәп
Нәрсә тыңлый ул анда?
Әллә берәр хәвеф-хәтәр
Булды микән урманда?


Тыңлый өскәрәк менеп тә,
Түбәнрәк төшеп тә.
Кунарга шәт урын тапмый,
Ахрысы, берничек тә.


Әһә, бер турына гына
Тукталды тукталуын.
Шулай да ул турының да
Тыңлап чыкты як-ягын.


Һәм, ниһаять, бик тырышып
Тукылдата башлады,
Күп тә үтми агачтагы
Кортны табып ашады.


Фото: pixabay.com
 


Җәнлекләр


Мәрзия Фәйзуллина


Куркак куян, болан, поши,
Төлке, аю һәм бүре —
Кышкы туннарын салалар
Яз җитүгә һәрберсе.


Җәнлекләрнең йон койганын
Кызылтүш күзләп тора.
Һәм аларны ваклап ташып,
Бик матур оя кора.




Нәфисә


Әхмәт Исхак


Түтәл сакларга куштылар
Нәфисәгә.
— Тимәсен кош-корт,— диделәр,
Яшелчәгә!
Нәфисә бик тырыш кыз ул —
Торды сакта,
Җәй буена күзен йөртеп
Һәр дүрт якка.
Рәшәткәгә кунса хәтта
Берәр кошчык,
Нәфисәбез чапты шунда,
Чыбык тотып.
Кая инде якын килү
Тавык-чебеш!
Берәр чыпчык күренсә дә,
Куды: «Көш! Көш!»
Түтәлләре ышанычлы
Кулда хәзер,
Керә алмый сыерчык та
Монда хәзер.
Шулай итеп җәй көннәре
Үтеп китте.
Яшелчәне җыяр вакыт
Килеп җитте.
Түтәлләрне әниләре
Тикшерсәләр —
Кортлап беткән андагы бар
Яшелчәләр!


Фото: pixabay.com


Ятим тургай


Хәкимҗан Халиков


— Тургай, нигә моңлы син?
Нигә болай елыйсың?
— Инде елап ардым мин:
Япа-ялгыз калдым мин.


— Абау, шулай укмыни?
Балаларың юкмыни?


— Аждаһадай коточкыч
Мәрхәмәтсез бер очкыч
Агу сипте басуга:


Балаларым барсы да
Шундук үлеп беттеләр...
Мине ятим иттеләр.


Әле безнең кадерне
Тора-тора белерсез.
Тургайларны бервакыт
Төштә генә күрерсез...


Белмим, нинди кеше сез?
Нишлисез?!


Фото: pixabay.com

shigriyat.ru сайтыннан тупланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев