Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балалар өчен табигать турында шигырьләр

Кырмыскалар илендәФакил ӘмәкҖәйнең матур көнендәКүзәт әле, иренмә —Көне буе эш кайныйКырмыскалар илендә. Ничек төзи белгәннәр:Өйләре катлы-катлы.Озын, урау юлларданЧабалар бер-бер артлы. Яңг...

Кырмыскалар илендә


Факил Әмәк
Җәйнең матур көнендә
Күзәт әле, иренмә —
Көне буе эш кайный
Кырмыскалар илендә.
 
Ничек төзи белгәннәр:
Өйләре катлы-катлы.
Озын, урау юллардан
Чабалар бер-бер артлы.
 
Яңгыр килсә — посалар,
Өйләре—җылы, җайлы.
Бергәләшеп яшәгәндә
Башта юк һич тә кайгы.
 
Нәни генә кырмыска,
Ямьнәр өсти тормышка.
Җәй эшләсә, ял итәр —
Ерак калмады кышка.
Фото: pixabay.com

 


 

 

Бака


Әнәс Кари
Камышлы күлдә,
Куак төбендә
Ята быгырдап
Зур башлы бака.
Батып һәм калкып,
Су дулкынлатып,
Тынмый кычкыра:
«Бака-ка-ка-ка!»
 
Аяз көннәрдә,
Кояш көлгәндә,
Куак төбеннән
Өскә чыга ул,
Авызын ачып,
Түмгәккә басып,
Камы ш аралай
Черки куа ул...
 
Черкиләр тотса
Һәм ялмап йотса,
Ярсып сикерә
Мактанчык бака.
 
Күл сазлыгында
Ул, бата-калка,
Тагын кычкыра:
«Бака-ка-ка-ка!»
Фото: pixabay.com

 

 


 

 

Песи, песи, пескәем...


Дамир Гарифуллин
Песи, песи, пескәем,
Нигә качкан төскәең?
Тычкан тотмадыңмыни,
Озак йокладыңмыни?
 
Сөт бирмәделәрмени,
Нык тиргәделәрмени?
 
Ә песи әйтә: — Мияу,
Мин һәрвакытта уяу,
Тычканнар миннән поса,
Күсенең коты оча.
 
Олылар шуңа күрә
Миңа тәмле сөт бирә.
 
Тик менә Айрат кына
Кылана харап кына:
Йә аягыма баса,
Йә ул койрыктан аса.
 
Шуңа качкан төскәем,
Шуңа яшьле күзкәем...
 
Тик Айратка әйтегез,
Ул зур дип тормыйм әле.
Тагын миңа тисә ул,
Борынын тырныйм әле.
Фото: pixabay.com

 

 


 

 

Ат яратучы малай


Равил Фәйзуллин
Поездга да утырган бар...
Ә мин атны яратам!
Атта рәхәт! Кая телим —
тезгенне генә тартам!
 
Поездлар баралар алар
бер салган эздән генә...
Аннан дөньяны күрәсең
фәкать тәрәзәдән генә.
 
Атта —
телим — кырга чыгам,
телим — тауларга менәм!
Иреклекне тою рәхәт,
куышып җилләр белән!
Фото: pixabay.com

 

 


 

 

shigriyat.ru сайтыннан тупланды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев