Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балалар өчен тизәйткечләр

Балалар өчен тизәйткечләр

Ринат Нәҗметдинов фотосы
***
Ра – ра – ра – ра – ракетага
Ра – Ра – Рамил утырган.
Ра – ра – ра – ра – ракетаны
Җир тирәли очырган.
 
***
Бора – борауны борауны,
Борһан тишкән бураны.
Шул тишектән бураны
Тутырган кар бураны.
 
***
Вак балчыкны Шәвәли
Әвәли дә әвәли.
Әллә ваза ясыйсың? – ди
Авылдан килгән Вәли.
 
***
Ла – ла – ла – ла, ла – ла – ла,
Кем матур җырлый ала,
Кем матур бии ала –
Шул булыр үрнәк бала.

***
Лап–лоп атлап,
Урман яклап
Килә аю баласы.
Балның тәмен
Белгән икән:
Килә бездә каласы.
 
***
Алмалар да
Алланган.
Алланган да
Балланган.
Бал кортлары
Аларны
Чәчәкләр дип
Алданган.
 
***
Сары сандугач баласы
Кунып сайрый талларга.
Сагынганнар сабыйларны
Сулардагы саллар да.

***
Көчле кеше
Очлы шөшле
Белән шушы
Төшне тиште.
 
***
Камил абый
Койма коя.
Коймаларга
Яңгыр коя.
Киемнәргә
Төшкән көя.
Көяләрне
Яңгыр коя.
Коралларын
Куя – куя
Камил абый
Көлеп куя.
 
***
“Төшәм” дә “төшәм” дип тора,
Төшми дә төшми түшәм.
Түшәм берүк төшмәсен,
Башкаемны тишмәсен.

***
Бүрәнәләр турый – турый,
Барый абый бура бурый.
Бурасының матурлыгын
Карап йөри урый – урый.
 
***
Бер кит балык куып килә,
Кит аннан, кит, тимәсен.
Китеп китте кит ишкәкне,
Тишеп китте көймәсен.

***
Сары – сары , сап – сары
Сандугач балалары.
 
***
Ша – Ша – Шамил
Шар кабарта.
Ша – Ша – Шамил
Шар суга.
Ша – Ша – Шамил,
Ялкау булма,
Ша –Ша – Шамил,
Бар суга.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев