Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балалар өчен уеннар турында шигырьләр

Сызыклы уенЗаһирә ГомәроваГел уйныйбыз «сызыклы»,Бу уен бик кызыклы,Уен шарты бер генә —Сикергәли бел генә.Бер аяклап атларга,Тигезлекне сакларга,Сызыкларга басмаска,Күзләреңне ачмаска.Зур шакмаклар с...

Сызыклы уен


Заһирә Гомәрова


Гел уйныйбыз «сызыклы»,
Бу уен бик кызыклы,
Уен шарты бер генә —
Сикергәли бел генә.


Бер аяклап атларга,
Тигезлекне сакларга,
Сызыкларга басмаска,
Күзләреңне ачмаска.


Зур шакмаклар сызабыз,
Күзне йомып узабыз,
Шундый уен «сызыклы»,
Уйнавы бик кызыклы.





Санарга өйрәнәбез


Роберт Миңнуллин


Берәү,
икәү,
өчәү,
дүртәү...
Санарга өйрәнәбез,
Әллә никадәр сан белеп
Кайтабыз өйләргә без.
Без саныйбыз да саныйбыз,
Саный-саный арыйбыз.
Ялгышып та алгалыйбыз,
Тагын санап карыйбыз,
Менә болай саныйбыз:
Берәү,
икәү,
өчәү,
Аннары дүртәү, бишәү...
Алтау,
җидәү,
тугыз,
унау -
Барысы була ничәү?
Санаган саен, саннарым
Күбәя-арта бара.
Тик бу юлы ни өчендер
Бер бармак артып кала.
Берәү,
икәү.
Әһә, белдем!
Качып калган бер «сигез».
Менә хәзер саннар белән
Бармакларым бертигез.


Фото: pixabay.com


Унга кадәр


Клара Булатова
Марсның бармаклары —
Санагыч таяклары.
Бер турайта, бер бөгә,
Унга кадәр сан белә.
Әти белән әни, ди,
Бабай белән әби, ди,
Үзем, абый һәм апа,
Боларга кушкан чакта
Бозау белән песи, ди,
Алай да җитешми, ди,
Этемне дә син куш, ди,
Унынчысы — Актүш, ди.
Фото: pixabay.com


Бармаклар җитми


Бари Рәхмәт
«Бер, ике...» дип, Халидә
Бармак белән саный да,
Туктап кала «ун» дигәч тә,
Әнисенә карый да.
Әнисе: — Аппагым,— ди, —
Сана, сана тагын, — ди.
— Ничек саныйм, — ди Халидә, —
Бетте бит бармагым, — ди.


Табышмак әйтешү


Дамир Гарифуллин
Көн дә бергә җыелып, —
Буламыни тыелып,—
Берәүнең башлау җитә,
Табышмак әйтү китә:
— Боз дисәң, боз түгел ул,
Тоз дисәң, тоз түгел ул.
Кар дисәң, кар түгел ул,
Бал дисәң, бал түгел ул.
Әбиләр дә ярата,
Нәниләр дә ярата,
Кашык белән аз-аз кабып
Ашыйлар бөтен җирдә.
Нәрсә ул? — ди Гөлгенә
Җавап инде бер генә:
«Морожный!» — диләр өзеп.
Айнур да тормый түзеп:
— Көн болытлаган чакта,
Әллә кайда еракта
Хәтәр көтүче йөри,
Озын чыбыркы сөйри...
Әй шартлата шарт та шорт,
Чыбыркысы ялт та йолт.
Күк йөзен йөзгә телә,
Нәрсә ул, кемнәр белә?
— Мин беләм! — ди бер малай,
Көттереп тормый алай.
Бөтенесен дә узып:
— Яшен ул!— диде сузып.
Табышмак әйтә Чулпан,
Башларын вата Чулпан:
— Бер озын аркан ята,
Үз-үзен уктай ата.
Карап торсаң бик кызык,
Кайчакта кызып-кызып
Әллә кая юнәлә,
Ә кайчакта төйнәлә...
Үзе кайчак сызгыра,
Үзе кайчак ыжгыра,
Ә кайчакта шым гына
Качып китә тын гына.
Айгөл Наилә белән:
— Елан ул, — диләр, — елан!
Мин дә табышмак әйтим
Диеп кушыла Хәким:
— Кара җәймә өстенә
Утлы борчак түгелгән.
Моңа инде җавапны
Табу кыен түгел лә...
— Йолдызлар ул, йолдызлар! —
Диеп кабатлый кызлар.
— Болытлардан юл ала,
Җиргә кереп югала...
— Яңгыр ул! — дип, шунда ук
Әйтеп куя бер бала.
Көн дә шулай җыелып, —
Буламыни тыелып, —
Берәүнең башлау җитә,
Табышмак әйтү китә.
Фото: pixabay.com


shigriyat.ru сайтыннан тупланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев