Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Дуслар булыйк гомергә!" - Балалар өчен Гөлсинә Гәрәева шигырьләре

ДУСЛАРРалиф: Ни хәл, Әмир,Әмир: Сәлам, Ралиф!Ралиф: Син дә килеп җиткәнсең.Әмир: Син бар җирдә,  мин дә бар,Без бит иң якын дуслар.Ралиф: Шундый дустым бар диеп,Йөрим һәрчак мактанып.Әмир: Ә мин, ә ми...


ДУСЛАР


Ралиф: Ни хәл, Әмир,
Әмир: Сәлам, Ралиф!
Ралиф: Син дә килеп җиткәнсең.
Әмир: Син бар җирдә,  мин дә бар,
Без бит иң якын дуслар.
Ралиф: Шундый дустым бар диеп,
Йөрим һәрчак мактанып.
Әмир: Ә мин, ә мин, белсәң иде
Туя алмыйм шатланып.
Ралиф: Иртән бакчага килгәч тә
Беренче сине эзлим.
Килми калсаң, бик ямансу
Нишләргә дә мин белм
Әмир:  Мин дә шулай сине көтәм.
Син, братан, якын дустым.
Синең белән рәхәтләнеп,
Җырлыйм, көләм һәм уйныйм.
Ралиф: Сиңа ярдәм итәр өчен,
Һәрвакытта әзер мин.
Әмир: Ә мин сине беркемнән дә
Рәнҗеттермәм, белеп тор.
Ралиф: Рәхмәт яусын бакчабызга
Безне ул дуслаштырды.
Дуслар булып яшик, дустым,
Бир әле, бир, кулыңны.
Бергә: Дус, тату яшик бергә,
Дуслар булыйк гомергә!


Теш врачы


Үскәч кем буласың  диеп
Сорыйлар да, сорыйлар.
Я инженер, я бизнесмен
Булырсың, дип юрыйлар.
Сезнең барлык  сорауларга
Бүген  нокта  куямын.
Теш табибе, стамотолог
Булу  минем  хыялым.
Авызыңны  зур ачып,
Утыр врач каршында.
Укол  салам  авырттырмас,
Түз, елама, карышма.
Менә  хәзер  әйбәт  булды.
Өшедеме  авызың?
Җайлап  утыр, тешең карыйм,
Кырам черек  урынын.
Инде хәзер бик әйбәтләп,
Энә белән  чистартам.
Аннан  сиңа иң кыйммәтле
Пломба салып  куям.
Эшең бетте, бер  мең  акча.
Бирерсең  минем  кулга.
Кыйммәт  дисең, барып кара
"Дентал  форте  элитка".
Шаярып кына сорадым.
Бик  шәп  доктор  булырмын.
Барыгыз  миңа  килерсез,
Тешне  бушлай  куярмын.
Танышасыгыз  киләме,
Йөзегездән  күрәм ич.
Язып алыгыз  исемне.
Булам Кәрим Римович.



ТӘРБИЯЧЕГӘ


Тәрбияче – бу изге  суз,
Тәрбияче хөрмәтле
Бар гомерен нәниләргә
Багышлаган хезмәтче.
Бу хезмэттә кешелекнең
Нигезе, башлангычы.
Сабыйларның  куңеленә,
Акылына, фигыленә
Тошә белем орлыгы.
Белемнең тәү  баскычыннан
Сине алып менүче,
Егылма тор, балам, диеп
Йөрергэ өйрәтүче -
Эй, сабыем, син белеп тор,
Ул - синең  Тәрбияче.
Көне буе сине карап,
Сина көч-дәрт  бирүче,
Әниең  күк  якын итеп
Сине сөя белүче -
Эй, сабыем, син белеп тор,
Ул  булыр - ТӘРБИЯЧЕ.
Дөрес юлны сайласыннар,
Мәрхәмәтле  булсыннар.
Катлаулы тормыш юлында
Кеше булып калсыннар.
Менә шушы максат белэн
Эшли ул тәрбияче.
Анын  башкарган эшлэрен
Санап бетәрлек тугел.
Изгеләрдэн  изге  зат  ул,
Саф, чиста аның  күңел.
Зурлыйбыз һэм хөрмәтлибез
ТӘРБИЯЧЕ  Һөнәрен.

Буген сиңа рәхмәт әйтеп


Алдыңда баш иябез!




САБАНТУЙ


Сабантуй бүген, сабантуй!
Шау-гөр килә бакчабыз.
Бу  бәйрәмне бик сагынып,
Ел  да  көтеп алабыз.
Хезмәт һәм дуслык бәйрәме,
Күңелле сабантуйлар.
Сабантуйда ярышканнар
Батырлар һәм матурлар.

Сабантуй  бездә, сабантуй,


Җыелган  бала-чага.


Кемдер уйный,  кемдер җырлый,


Кемдер  бүләкләр  ала.




Шахмат  уйныйбыз


Шахмат  чире  кагылды  бит,
Безнең  төркемгә,  дуслар.
Малайлар гына түгел,
Хаттә  уйныйлар  кызлар.
 
Бик  кызыклы икә  бит  ул,
Шахмат  дигән  дөньяда.
Гел уйныйсы  килеп  тора,
Бик  катлаулы  булса  да.
 
Пешка  кечкенә  димәгез,
Кайчак  шундый  хәтәр  ул.
Филеңне  дә, тураңны  да
Хәзер  егып  сала  ул.
 
Бик  нык уйлап  акы  белән,
Дөрес, төгәл  уйнасаң,
Беркем  сиңа  мат  куялмас,
Королеңне  сакласаң.
 
Менә  шулай  барыбыз  да
Хәзер  шахмат  уйныйбыз.
Кем  беренче,  кем  икенче.
Барыбер  сынатмыйбыз.


Гөл  үстерәбез


Бик  яратып  әни  белән,
Без  гөлләр  үстерәбез.
Гөл  карауның, үстерүнең
Бик  күп  серен  беләбез.
Бар биеге, үрмәлесе,
Чәчәкле,  чәчәксезе.
Һәрберсенең  үз  урыны,
Өйдә  үз  гүзәллеге.
Тамчы  гөле, яран  гөле,
Декабрист  үсә  бездә.
Кактусларның  бик  күп  төре,
Бар  бер  бәхет  гөле  дә.
Ни  хикмәттер,  яз  башында
Бер  гөлем  чәчәк  ата.
Әниләрнең  бәйрәм  көнен
Гөлләрем  дә  ярата.


Мактана  дип  уйламагыз


Мине безнең  бакчада,
Барысы  да  беләләр.
Мине  күргәч, бөтенесе,
Вәт, артист  дип  көләләр.
Җырлый  беләм, бии  беләм,
Ялындарам  да  бераз.
Таныш  булыйк, каршыгызда
Артист  Сабиров Илназ.
Мактана дип  уйламагыз,
Мактанырга  яратмыйм,
Әмма  ләкин  ярышларда
Берегезне  уздырмыйм.



Җиде яшьтә уйланулар


Әнидән  дә,  әбидән  дә
Күп  ишеттем  бу  хакта.
Тиз  үтә, балам,  гомерләр,
Сизелми  дә  кайчакта.
Менә  хәзер  үзем  беләм,
Биш  ел  шундый  тиз  үткән.
Безгә   дә,    дуслар,  мәктәпкә
Барыр  вакытлар  җиткән.
Бакчаны   мин  бик  яраттым
Икенче   өем  булды.
Монда  минем  һәрбер  көнем,
Матур,  файдалы  узды.
Тәрбияче   апаларга
Хөрмәтем  һәм  рәхмәтем.
Җиде  яшем  тулды, хәзер
Көтә  мине  мәктәбем.


МӘКТӘПКӘ


Үстем, җиде яшем тулды
Бакча  тормышын  үттем.
Тагын  да  күбрәк  белергә,
Белем  иленә  киттем.
Анда  мине  көтеп  тора
Укытучым,  яңа  дуслар.
Бакчамдагы  кебек  матур
Мәктәптә   үтсен  еллар.
Теләгем  зур,  яхшы  укып,
Чынга  ашсын  хыяллар.
Әтием  дә,  әнием  дә
Шатланып  туялмаслар.


БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ


Гаиләдә   без  бишәү,
Әти-әни, әбием,
Кәрим  абыем  бар  тагын.
Бишенчесе   мин  үзем.
Абый  татар  мәктәбендә,
Мин   татар   бакчасында.
Шулай  булгач,  без   сөйләшми,
Кем   сөйләшсен  татарча.
Татар  теле,  әти-әни
Минем  халкымның  теле.
Телен  сөйгән, хөрмәт  иткән,
Мин  чын  татар  егете.



Гөлсинә Гәрәева, Чаллы шәһәре, 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев