Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Дуслык" - Сергей СТЕПАНОВ хикәясе

Дуслык/Сергей СТЕПАНОВ/– Петухова, әйдә, дуслашабыз! Мин сиңа математикадан булышам, ә син – инглиз теленнән.– “Эшлекле хезмәттәшлек” дип аталамы бу?– Ник хезмәттәшлек булсын? Дуслык – дуслык инде ул!...

Дуслык


/Сергей СТЕПАНОВ/


– Петухова, әйдә, дуслашабыз! Мин сиңа математикадан булышам, ә син – инглиз теленнән.
– “Эшлекле хезмәттәшлек” дип аталамы бу?
– Ник хезмәттәшлек булсын? Дуслык – дуслык инде ул!
– Дуслыктан файда эзләмиләр бит!
– Эзлим димәдем бит әле! Болай, сүз уңаеннан гына әйтүем...
– Юк инде, ярар, хезмәттәшлек булсын! Математикадан булышуың белән килешәм. Тагын нәрсә тәкъдим итә аласың?
– Ну, шәп музыкалар язылган дискларым бар. Шуларны тыңлата алам.
– Ярар! Тагын нәрсә?
– Сине Вовка Брюквин төртеп екса, аның маңгаена менеп төшәрмен!
– Бусына да риза! Тагын?
– Конфет белән сыйлый алам.
– Шә-әп! Ә тагын?
– Ник син һаман “тагын” дип кенә торасың, ә? Үзең нәрсә тәкъдим итә аласың соң?
– Ингиз теленнән инша язарга булышырмын!
– Шул гынамы?
– Ай-яй, Сидоров, бигрәк исәпле инде син! Һаман файда гына эзлисең! Дуслык шундый була димени?!
– Соң син хезмәттәшлек дидең бит!
– Мин әйттемме?! Синең ише үз ягына гына каера торган кеше белән хезмәттәшлек итеп була димени?!
– Ярый, хезмәттәшлек итмәбез... Әйдә, иң яхшысы, бергәләп кинога барабыз!
– Кинога? Яхшы тәкъдим!.. Ә билетларны кем ала?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев