"Фиксики" хәзер "фиксикләр"гә әверелде [видео]

Кечкенә балалар аеруча яратып караган мультфильмнарның берсе - "Фиксики" хәзер татар телендә сөйләшә башлады.

Әлеге яңалыкка әти-әниләр дә шат. Балалар хәзер бу мультикны ана телендә карый ала. 60 сериядән торган мультфильмның һәрбер сериясе 5-6 минут чамасы бара.
«Фиксиләр»не татарчага тавышландыруда Татарстанның халык артисты, А. Алиш исемендәге премиясе лауреаты Хәлим Җәләй, Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Гүзәл Сибгатуллина, Лилия Әхмәтова кебек артистлар катнаша. Ноликны Энҗе Әхмәтҗанова тавышландырган.
Татар телле "Фиксикләр"не биредә карый аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Черкидән саклануның 5 ысулы Җәйнең ямен чебен-черки бетерә. Алардан ничек котылырга? Әлбәттә, махсус спрейлар сиптерергә була. Ләкин алар, еш кына, бөҗәкләргә генә түгел, кеше организмына да зыян китерә. Шуңа күрә халык ысулларына күз салыйк.
-
7 яшькә кадәр бушлай Быелның 22 нче июненнән 7 яше тулмаган балалар шәһәр яны поездларында бушлай йөри башлады.
-
Олимпия чемпионнары 23 июнь – Халыкара Олимпия көне