Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Иң кадерле нәрсә" /Вайнах халык әкияте/ #Әкиятханә

Бер ярлы, колынлы биясен җигеп, юлга чыккан, ди. Бара торгач, моның колыны бер алашага ияреп киткән. Алаша хуҗасы:— Бу колын миңа юкка гына иярмәде. Әле шушы арада гына алашам колынлаган иде, бу шул к...


Бер ярлы, колынлы биясен җигеп, юлга чыккан, ди. Бара торгач, моның колыны бер алашага ияреп киткән. Алаша хуҗасы:
— Бу колын миңа юкка гына иярмәде. Әле шушы арада гына алашам колынлаган иде, бу шул колын булырга тиеш,— дип әйтеп куйган.
— Ничек инде алаша колынласын ди? Юкны сөйләмә.
— Әйдә, алайса, кенәзгә киттек,— дигән аңа ярлы агай.
Кенәз йорты янына килеп туктагач, боларның каршысына хуҗаның хатыны чыккан.
— Кенәз өйдәме? — дип сүз каткан аңа ярлы агай.
— Юк шул. Ә йомышыгыз нидән гыйбарәт иде?
— Безнең арада бәхәс чыкты әле,— дип сүз башлаган алаша ат хуҗасы. — Менә бу колынның хуҗасы кем икәнен әйтеп бирә алмассыз микән?
— Әйтә алмамдыр шул. Ә кенәз Казбек тавы башына янгын сундерергә менеп киткән иде, — дигән хатын.
— Казбек түбәсендә нинди янгын чыксын? — дип авызын ерган җайдак. — Анысы гаҗәп түгел, ә менә алаша колынлау — чыннан да, гаҗәп хәл! — дип җавап биргән аңа кенәз хатыны.
Кич кенәз өйгә кайткач, хатыны аңа барысын да сөйләгән.
— Бәхәсле эшкә кысылмаска ничә кат әйттем сиңа! — дип җикергән аңа кенәз.— Мин ир сүзен тыңламаган хатын белән яши алмыйм. Иң кадерле нәрсәләреңне ал да иртәгәдән әти-әниең янына кайтып кит.
Сүзсез генә ашап-эчкәннән соң, кенәз йокларга яткан. Хатыны моны күтәреп сандыкка салган да, ат җигеп, өенә юл тоткан.
Иртән кенәз хатыныннан ни булганын сораша башлаган.
— Үзең бит: «Иң кадерле нәрсәләреңне ал да әти-әниең янына кит»,— дидең. Мин шулай иттем дә инде.
— Дөрес сүзгә җавап юк, — дигән кенәз. — Әйдә, үзебезнең өйгә кайтабыз.
Һәм алар шул көннән бирле дус-тату яшиләр, ди.
/"Ай юрганы: Дөнья халыклары әкиятләре" (тәрҗемәчесе һәм төзүчесе Разил Вәлиев) китабыннан алынды/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев