Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Яңа ел мәзәкләре

Әйдәгез, бераз көлеп алыйк!

Укытучы:

-Мин бүлмәне җыештырам, син бүлмәне җыештырасың, ул бүлмәсен җыештыра. Бу кайсы заман була?

Алмаз бик озак уйлап торгач:

-Яңа ел алдынандыр...

******

Намус нәрсәсе беләндер Кыш бабайны хәтерләтә... Болай үзе бар да кебек, шул ук вакытта юк та...

******

-Гафу итегез, сез режиссермы?

-Әйе, нәрсә булган?

 - Бу Яңа ел тамашасы узган елгысына бик охшаган кебек тоелмыймы сезгә?

- Юк, сез ялгышасыз, узган ел чыршы башка якка әйләнә иде...

******

Беренче гыйнвар көнне балалар бүлмәсеннән:

-Ә-т-и-и-и, син бит Кыш бабай миңа Яңа елга өстәл футболы бүләк итәчәк дигән идең?

- Шул кадәр кычкырма әле, улым! Синең аркада әниең миңа гол кертте.

******

-Балалар, кемнән башка бер генә Яңа ел да узмый, шуны чакырыйк әле.

 -Полиция, полиция…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев