Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Их, син, кеше, ниләр җитми бу дөньяда? - Сөнгәтуллина Гөлназ иҗаты

Нәни кызымМыш-мыш килеп нәни кызымКочагымда йоклап ята.Бер битендә - кояш чыга,Бер битендә - кояш бата.Елмаеплар куя кайчак,Ап-ак төшләр күрә микән?Болыннарда чәчәк җыеп,Тәкыялар үрә микән?Тыныч төннә...

Нәни кызым
Мыш-мыш килеп нәни кызым
Кочагымда йоклап ята.
Бер битендә - кояш чыга,
Бер битендә - кояш бата.
Елмаеплар куя кайчак,
Ап-ак төшләр күрә микән?
Болыннарда чәчәк җыеп,
Тәкыялар үрә микән?
Тыныч төннәр сиңа, кызым
Тәмле төшләр генә керсен.
Янәшәңдә ак канатлы
Фәрештәләр саклап йөрсен.

***
Унбер булды, тулды уникесе,
Йокы керми никтер күземә.
Белгән догаларым укый-укый,
Карап ятам төннең күзенә.
Йолдызлар да җемелдәми бүген,
Ай кызы да кергән өненә.
Минутларны, сәгатьләрне санап
Әнә инде таң да беленә.
Ә мин әле һаман боргаланам,
Уйлар диңгезендә айкалам.
Тыныч төннәр, тәмле төшләр белән
Тыныч йокы бирче, и, Аллам!

***
Их, син, кеше, ниләр җитми бу дөньяда?
Ак карала, кара - агара.
Гомер итүләре авырлаша,
Җан бер үлә, я бер ярала.
Ата - улны, ана кызны белми,
Туганлыкның өзелә җепләре.
Әшәкелек дөнья буйлап йөри,
Әйтерсең лә урам этләре.
Хыянәтнең иге-чиге күренми,
Ир-хатынга, хатын-ирләргә.
Явызлыктан бер-берләрен чәйнәп,
Калмый хәтта күмеп, җирләргә.
Аракының кереп куенына,
Күпме ана бата коллыкка.
Балаларның каткан йөрәкләрен
Җылыта алмый хәтта толып та.
Ата-ана назын тоялмыйча,
Өзгәләнеп көн һәм төннәрен,
Ашамыйча, эчми салкын түшәкләрдә
Калтырана бала тәннәре.
Их, син кеше, айны, уян шул йокыңнан,
Гомерләр бит кыска болай да.
Гөнаһлардан тәүбәләрең кылып,
Сабырлыклар сора Алладан.

Сөнгәтуллина Гөлназ
Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев