Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

«Кайчакларда сорау туа...» (тәнәфестәге күзәтүләрдән чыгып...)

Рүзилә Заһидуллина шигыре

Кайчакларда сорау туа:

Нәрсә соң ул – мәхәббәт?

Сокланумы? Яратумы?

Серле нәрсә ул,  хикмәт.

 

Усмер чаклар, гүзәл яшьлек,

Иң беренче ярату...

Истә кала бергәләшеп

Матур хисләр тарату...

 

Үрнәк булырга тырышып,

Үз-үзеңне төзәтү,

Парта арасыннан гына

Бер-береңне күзәтү.

 

Мәхәббәтнең ни икәнен

Берәү дә ачык әйтми...

Ачык сорау булып кала,

Серлелеге һич бетми...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев