Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Кар турында табышмаклар

Табышмакларның җавабын табыгыз.

Җир өстедә ак мамык. (Кар)

 

Канатсыз, йонсыз нәрсә оча? (Кар)

 

Элек үзе судан туды,

Хәзер үзе су тудыра.

Ак мамык кебек,

Ялтырый алмаз кебек. (Кар)

 

Ак ябалак

Ак киезгә ятыр. (Кар)

 

Мамык юрган,

Кат-кат сырган,

Үзе суп-суык. (Кар)

 

Кара җирнең өстенә

Каз мамыгын кем түккән?

Ак юрганын кем теккән?

Ап-ак онны кем сипкән? (Кар)

 

Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык. (Кар)

 

Канатсыз оча,

Аяксыз чаба,

Тышта өелә,

Өйдә җәелә. (Кар)

 

Ятты-ятты да,

Елгага карап чапты. (Кар)

 

Суык булса тик ята,

Һичбер сүз дәшми,

Каты салкын кышларда да

Сабыр итә.

Яз башында көн җылынгач

Йөгерә башлый,

Бик эсседә канатлана,

Очып китә. (Кар)

 

Менә ята җәүһәр таш,

Алыйм дисәң юк була. (Кар җемелдәве)

 

Җир өстендә вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә, су була. (Кар бөртеге)

 

Яшь килен суга бара,

Тәңкәләре коелып кала. (Кар яву)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев