Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Казан егете Максим Галкинны шаккаттырды! /видео/

«Беренче канал»дагы «Лучше всех!» тапшыруында Казан егете Иван Шуваров катнашты. 5 яшьлек татарстанлы казак образында чыгыш ясады. Ул үзенең җор телле булуын, сәләтен дәлилләп күрсәтте.Башта ул казакл...

«Беренче канал»дагы «Лучше всех!» тапшыруында Казан егете Иван Шуваров катнашты. 5 яшьлек татарстанлы казак образында чыгыш ясады. Ул үзенең җор телле булуын, сәләтен дәлилләп күрсәтте.



Башта ул казаклар кебек туган җирен ничек сагынуын күрсәтте. Аннары казаклар җырын башкарды. Тапшыруны алып баручы Максим Галкин тамашачыларга аны дөньядагы иң кечкенә казак, дип тәкъдим итте. Казак булып киенгән Ваняга махсус кылычны бабасы ясап биргән икән.


Малайның әтисе әйтүенчә, кечкенә Ваня инде республика уза торган күп кенә конкурс-фестивальләрдә катнаша. Шулай ук үзен алып баручы буларак та сыный.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев