Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Керпе

Сәмига Сәүбәнова

Элек Керпе хәзерге кебек чәнечкеле түгел, ә шәп-шәрә, бәләкәй генә бер бөҗәк булган. Урманда үләннәр белән тукланган,  иртәләрен чык тамчысында коенырга яраткан. Тамчы аңа зур, тирән күл булып тоелган. Шулай беркөнне, чыкта коенып ятканда, аның янына бер Сыерчык килгән. Бөҗәкне йотмакчы булып авызын ачкан икән, теге аның телен тешләгән. Сыерчык бик гаҗәпләнгән, чөнки моңа кадәр аны тешләгәннәре булмаган. Бөҗәкне капкан да биек агач башына менеп утырган. Шулчак көчле җил искән дә бөҗәкне әллә кая очыртып алып киткән. Очырта торгач, Гөлҗимеш куагының чәнечкеләре арасына элеп калдырган. Бөҗәк чәнечкеләрдән ычкыныр өчен чәбәләнә икән. Чәбәләнгән саен, Гөлҗимеш энәләре аның тәненә кадала, бөҗәкне кабарта икән. Берзаман бөҗәк гел энә белән капланган һәм Керпегә әйләнгән. Бөҗәк, үзенең энәдән генә торганын белеп, тагын да ныграк кабарынган, кабарына торгач, энәләре үзенә дә ошап киткән. Гөлҗимеш чәнечкеләрен үзенә кире аласы бик килгән, Керпе аңа бирмәгән. Нишләп бирсен, хәзер аны бәләкәй генә кош түгел, Арыслан да күтәреп китә алмаган. Чәнечкеле йомгак шул ул хәзер. Ә Гөлҗимешнең үзенә калган энәләре дә бик җиткән.                                                                     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев