Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Кешенең рухи йөзе, холык-гадәт, әдәп-әхлак турында мәкальләр

Халык әйтсә, хак әйтә!

*Кеше холкын  күзәт, үзеңнекен төзәт.

*Куркуын җиңгән батыр булыр.

*Намуслы йөз ояла.

*Кешедән оял, үзеңнән күбрәк оял.

*Холкы начардан дуслары качар.

*Адәмне адәм иткән – әдәп.

*Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле.

*Акыллы сүзен “мин” дип башламый.

*Акыллы өйрәнер, ахмак өйрәтер.

*Юмартның ашы – авыруга дару, саранның ашы – кешегә агу.

*Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә.

*Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.

*Явызлыкка өйрәткән кешедән ерак тор.

*Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр, яман белән юлдаш булсаң, башың бетәр.

*Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.

* Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев