ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ: кошлар турында табышмаклар

***
Кечкенә генә берәү,
Артында озын терәү.
***
Колга башыңда йорты,
Эчендә аның җырчы.
***
Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый;
Өе-җирдә,
Җыры − күктә.
***
Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый.
***
Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле.
Фото: pixabay.com


Җаваплары:



  1. Саескан

  2. Сыерчык

  3. Тургай

  4. Карлыгач

  5. Күгәрчен


“Татар халык табышмаклары” китабыннан. Нәкый Исәнбәт

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • «Көз җитте» Көзләр җиткәч,көннәр кыска Кояш сүрелгән күптән. Бакчаларда эшләр бетте, Җиләк-жимеш өлгергән.
    114
    0
    1