Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Кием-салым турында мәкальләр

Кием-салым турында мәкальләр

Кабасы кайда, орчыгы шунда.

Капчык тузса, югыч була, ефәк тузса, югычка да ярамый.

Кешегә карап кием кисмиләр.

Агач күрке - яфрак, адәм күрке -чүпрәк.

Алка, нихәтле кыйммәт булса да, колак бәясе тормый.

Ашаган күренми, кигән күренә.

Балдакны атсыз бармак кия.

Бик бизәнгән - биздергән.

Йөзеге барда ‒ Сөләйман, йөзеге юкта ‒ сөймәгән.

Йөзек кашы зур булмый.

Керне юган саен кере чыга.

Кием кемнеке булса, кесәсендәге нәрсә дә аныкы.

Киемгә хезмәт итмә, кием сиңа хезмәт итсен.

Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар.

Киемне кешесенә карап кисәләр.

Киендерсәң, киндер таягы да кияү була.

Өс - нур, тамак ‒ гүр.

Пакь кием кадер арттырыр.

Сабын, сары булса да, ак юа.

Туй үткәч кына якмыйлар.

Хәтта яхшы көзге дә әйбернең артын күрсәтми.

Чулпы чылтыравы - мәхәббәт тавышы.

Ыспай туңмас, калтырар, борын асты ялтырар.

Ялангач билгә - каеш бау.

 

Ялангачка өч учак та бер киемне алыштыра алмый.

Бакасыз күл булмас, якасыз тун булмас.

Берәүләрнең ике тун, берәүләрнең ите тун.

Беткә ачу итеп тунны утка якма.

Бишмәт кигән бишне белсә, тун кигән тугызны белер.

Кырык ел чабата ясап, чабатага олтан сала белмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев