Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Киттек Җөригә! Иртәгә Питрау бәйрәме! /ПРОГРАММА/

«Питрау» республика керәшен мәдәнияте фестивале Татарстанда 14 июль көнне Мамадышта - Җөри авылының Тырлау аланында узачак.Тырлау тавы буендагы аланда халык уеннары һәм спорт ярышлары булачак, тематик...

«Питрау» республика керәшен мәдәнияте фестивале Татарстанда 14 июль көнне Мамадышта - Җөри авылының Тырлау аланында узачак.
Тырлау тавы буендагы аланда халык уеннары һәм спорт ярышлары булачак, тематик мәйданчыклар эшләячәк. Иң популярлары - «Димче почмагы», «Керәшен кафесы», «Керәшен мөсафирханәсе (подворье)», «Керәшен чәбәре». «Керәшен мөсафирханәсен»дә Алабуга, Түбән Кама, Чистай, Питрәч һәм Татарстанның башка районнарында, Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк районы, Башкортостанның Бакалы районында яшәүче керәшеннәр мәдәнияте һәм хуҗалыгы белән танышырга мөмкин.
Быелгы бәйрәмдә Татарстанның 25 керәшен коллективы катнашачак. Шулай ук Чиләбе өлкәсе һәм Башкортостан Республикасыннан кунаклар көтелә.

Бәйрәм 17.00 ат чабышы белән башланачак.
Рәсми ачылу тантанасы 19.00 сәгатьтә.





ПРОГРАММА
Республиканского фестиваля культуры кряшен «Питрау-2017»


17.00 Начало работы детской площадки «Әкият», начало конных скачек
17.20 Встреча гостей у входа на поляну «Тырлау» с национальными угощениями и приветственным выступлением государственного ансамбля «Бәрмәнчек»
17.25-17.40 Посещение гостями праздника детской площадки «Әкият», площадки «Димче почмагы», площадки «Табигать байлыклары»
17.40 Посещение гостями праздника Кряшенской деревни (фольклорного подворья): знакомство с бытом и культурой кряшен Елабужского, Новошешминского, Нижнекамского, Чистопольского, Пестречинского районов Татарстана, Нагайбакского района Челябинской области, Бакалинского района Республики Башкортостан, выставка работ мастеров народных промыслов
17.50 Посещение гостями праздника площадки «Кряшен чибяре»
18.00 Церемония открытия праздника «Питрау»
18.05-18.10 Парад участников фестиваля
18.10-18.35 Художественно-музыкальная композиция
18.35-19.00 Официальная часть. Поднятие флага. Приветственное слово Главы Мамадышского муниципального района А.П.Иванова, поздравление Премьер-министра РТ А.В.Песошина. Церемония награждения.
Приветственное слово председателя общества кряшен РТ И.М.Егорова, представителя Ассамблеи народов РТ.
19.00 Начало игр на майдане, народных игр и ловли рыбы на речке. Концертная программа на эстрадной и фольклорной сценах. Проведение конкурса «Кряшен чибяре».
20.00 Начало программы на «Молодежной площадке».
23.30 Зажжение костра на площадке «Кряшен чибәре». Хороводные народные игры.
00.00 Праздничный салют.
01.00 Награждение Батыра «Питрау»



Белешмә өчен:


Изге Петр һәм Павел апостоллары көне керәшеннәрнең иң мөһим бәйрәмнәреннән санала. Элек-электән аңа алдан ук әзерләнгәннәр: пост тотканнар, өйләрне чистартканнар, махсус ризыклар әзерләгәннәр, йомыркаларны сары төскә буяганнар.
Питрау көне календарьдә ел чиге дип санала. Көннең төгәл уртасында кошлар сайравы тына, кәккүк кычкыруыннан туктый, җәй көзгә авыша башлый. Бу көнне елда соңгы тапкыр әйлән-бәйлән уйнаганнар.
Питрау көнендә иртән чәчәкләр җыеп, кунак бүлмәләрен юизәгәннәр. Ул көнне җыелган үлән кайнатмасын эчсәң, барлык чир-чорлар китә диләр. Бу айда туган балаларны гадәттә Петр һәм Павел дип атаганнар.
Питрауда егетләр үзләренә тормыш юлдашы эзләгән. Питрауда кәләш сайлыйлар, Покровта туй итәләр дигән әйтем дә бар бит. Андый гаиләләр бик тату булган.
"Питрау» бәйрәменә хас йолалар һәм гореф-гадәтләр: Җир-анага, агачларга, изге чишмәгә бәйрәм сый-хөрмәтен китерү, беренче кояш нурларын каршы алу, кабатланмас төсмер бирүче төнге учак янында йола әйлән-бәйләннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев