Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Кыш, Яз кызы һәм Көз-егет /әкият/

Борын-борын заманда булган ди бер сакаллы сабый. Әти-әнисе аның сакалын күпме генә кисеп караса да, ул гел үсеп торган ди. Салкын вакытта туганга, аңа Кыш дип исем кушканнар. Фото: pixabay.comКышның и...

Борын-борын заманда булган ди бер сакаллы сабый. Әти-әнисе аның сакалын күпме генә кисеп караса да, ул гел үсеп торган ди. Салкын вакытта туганга, аңа Кыш дип исем кушканнар.
Фото: pixabay.com
Кышның иң якын дуслары Яз исемле кыз һәм Көз исемле егет булган. Башкалар Кышның гел үсеп торучы сакалыннан көлсәләр дә, Яз һәм Көз аны: “Ходайдан бирелгән могҗиза ул”, – дип тынычландырган.
Кышка ул тылсымлы сакалы еш кына ярдәм дә иткән. Аны ун тапкыр сыпырса, бөтен теләге чынга аша икән. Шулай әти-әнисенә дә, иптәшләренә дә булышкан. Әмма моның белән бервакытта да масаймаган.
Ел артыннан ел узган. Яз кызы чибәрләнгән. Кыш аңа гашыйк булса да, үзенең серләрен яшергән. Көз-егет тә Язга гашыйк ди. Болар үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, кызны үзләренә каратмакчы була икән. Ә Яз исә боларның кайсын сайларга белми яши бирә ди.
Хәзер дә Яз кызыбызның яз җиткән саен Кыштан аерылганда тамчылап кына түгә башлаган күз яше гөрләвекләргә әверелә. Ул шулай итеп яшьлеген искә төшерә икән. Ә Көз, Яз кызы үзенә карамаганга, һәр көз саен дуамалланып, җилләп ала һәм агачларның барлык яфракларып коеп бетерә, сагынуына түзә алмыйча, саргаеп яши икән.
Кышка сакаллы булу бик килешкән, ул хәзер һәр елны сакалсыз балалар янына барып, яшьлек елларын искә төшерә. Алар белән бергә бии, җырлый, күңел ача һәм, Яз кызын көнләштермәкче булып, үзенә матур Кар кызы да ияртеп йөри икән.
Камил СӘХАБИЕВ,
Теләче, Олы Мишә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев