Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Лиана Әмирханова шигырьләре

"Үстерә торган китап"тан шигырьләр

Әниемә булышам

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар – юатам.

 

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

 

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип юатам.

 

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

 

 

Көчегем

Бар минем бер көчегем,

Көчегем-бөтерчегем.

 

Әйтерсең сүзне аңлый,

Дусларымны да таный.

Кая гына барсам да,

Артымнан бер дә калмый.

 

Шундый өлгер көчегем,

Көчегем-бөтерчегем.

 

 

 

Кояшым

Кояш, кояш, кояшым,

Кайдан нурлар җыйдың син?

Кочагыма сыймассың, -

Күзләремә сыйдың син.

 

Кояш, кояш, кояшым,

Нурларыңда тибрәлим.

Әйдәле, кер куеныма

Сине дә бер иркәлим.

 

Кояш, кояш, кояшым,

Төнен кайда кунасың?

Йоклаганда, нурларыңны

Кая куеп торасың?

 

 

Наян песием

Нәни-наян песием бар,

Нәфис-йомшак йоннары.

Нинди генә шөгыле юк,

Күптөрле уеннары.

 

Ниләр генә кыланмый ул,

Йомгак белән дә уйный.

Нәзберек нәни пескәем

Уйнаудан һич тә туймый.

 

Кем көчле?

Бәхәсләшә малайлар:

– Син көчсле дә, мин көчле!

Йодрык белән дә алар

Үлчәмәкче ул көчне.

 

Аяклар да тик тормый –

Әзерләр тибешергә.

Берсенең дә башына

Килми юл бирешергә.

 

Калай әтәч күк кызып

Чәкәләшә малайлар.

Усаллык – үзе көчсезлек,

Шуны белмиләр алар.

 

Йодрык белән генә

Үлчәмиләр бит көчне.

Юл куя белүчеләр

Була көчледән көчле!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев