Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Мәкальләр һәм әйтемнәр

Мәкаль – сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре. Әйтем мәкальгә якын. Мәкаль кебек үк, әйтемдә ритмга һәм рифмага салынган булырга мөмкин, әмма, аннан аермалы буларак, аның гомумиләштерүче тәрбияви мәгънәсе юк.

* Рәхмәт кемгә дә рәхәт.
* Кош – канаты белән, кеше дуслары белән көчле.
* Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.
* Кешегә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз.
* Татлы тел аюны да биетә.
* Теле татлының дусты күп.
* Тыйнаклык кешене бизи.
* Бер ялганласаң, икенче дөрес сүзеңә дә ышанмаслар.
* Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.
* Өлкәннәргә хөрмәт – үзеңә дә хөрмәт.
* Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
* Әти-әни – чын дустым, дус-ишләрем – юлдашым.
* Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач, үзе дә игелек күрмәс.
* Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.
* Бердәм өйдә бәрәкәт була.
* Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында.
* Икмәкнең валчыгы да бездән олы, коеп ашама.
* Туган илем – туган өем.
* Иленнән аерылган – канаты каерылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев