Матур холык, намус, вөҗдан, изгелек турында мәкальләр

***
Изге сөйләсәң, изге ишетерсең,
Яман сөйләсәң, яман ишетерсең.
***
Күркәм кием — тән зиннәте, күркәм холык — җан зиннәте.
***
Намусыңны яшьтән үк сакла.
***
Кечегә шәфкать ит, узаманга (командир, капитан) хөрмәт ит.
***
Үз намусың үз кулыңда.
***
Ояты барның вөҗданы бар.
***
Борыныңны бик күтәрмә, агач башына эләкмәсен.
***
Сүздә мактанма, эштә мактан.
***
Югарыга карап үрнәк ал, түбәнгә карап гыйбрәт ал.
***
Холыксызның ачуы танау очында.
***
Ачуың килсә, йөзгә кадәр сана.
***
Рәхимсез кешедән рәхимле эт яхшы.
Илназ Мөхәрләмов фотосы

Матбугат.ру сайтыннан алынды.

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • «Көз җитте» Көзләр җиткәч,көннәр кыска Кояш сүрелгән күптән. Бакчаларда эшләр бетте, Җиләк-жимеш өлгергән.
    116
    0
    1