Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Минем гаражым" Факил САФИН - Балалар өчен шигырьләр

Фото: pixabay.com1.Бусы – яшел машина, –Су ташырга көйләнгән.Ул су сипкән газоннарГөлбакчага әйләнә.2.Гаражымнан кызыл айлыСары машина чыга, –Юл бирегез сез аңа,Ул ярдәмгә ашыга.«Ашыгыч ярдәм» диләр....

Фото: pixabay.com
1.
Бусы – яшел машина, –
Су ташырга көйләнгән.
Ул су сипкән газоннар
Гөлбакчага әйләнә.
2.
Гаражымнан кызыл айлы
Сары машина чыга, –
Юл бирегез сез аңа,
Ул ярдәмгә ашыга.
«Ашыгыч ярдәм» диләр.
Ышаныч анда, димәк:
Чакыртмыйча калмыйлар,
Кемдер авырса кинәт.
3.
Бусы – аклы-каралы,
Өстә – уты бар әле!
«Полиция» дип янга
Язган икән, кара әле.
Тәртип бозучы булса,
Ут уйната, кычкырта.
Качып кем дә котылмас –
Ул бик тиз куып тота.
4.
Бусы – кызыл, ак билле,
Сез беләсез, билгеле.
Янгын чыккач күршедә,
Иң беренче ул килде.
Озайтмалы баскычы,
Су сиптергеч җиңсәләр...
Өй яны иркен булсын,
Янгынчылар килсәләр.
Машиналар куймагыз,
Подъезд, ишегалдына.
Сак булыгыз, янгын ул
Уйламаганда чыга!
5.
Бусы – миңа нык таныш, –
Күзем алмыйм «КамАЗ»дан.
Җил туздырып үтте ул,
Егылмый калдым аздан.
Ай-һай, көчле машина,
Безнең Чаллыда чыга.
Барлык төзелешкә дә
«КамАЗ» йөкләр ташыган.
«Эш аты» диләр аны,
Ялындырмый, чыдам да.
«Имин генә йөр!» – димен,
«КамАЗ» очраганда.
 
6.
«Жигули» бар, «Волга» бар,
Бу гаражда бар да бар.
Узышчы машиналар
Мәйданга ашыгалар.
Президент узыша,
Салават та калышмый.
Кемдер йөз кат әйләнде,
Санап бардым, ялгышмый.
Йөрәк тә кирәк монда,
Беләк тә кирәк монда.
Узыш оештырмагыз,
Ялгышып, олы юлда.
 
7.
Уенчык кына булса да,
Бик бай минем гаражым.
Сезнең алда берничәсен
Кулга алып карадым.
Үскәч, шофер булырмын да,
Рульне ныклап тотармын.
Төзеклеген тикшерермен,
Көпчәк, утлар, маторның.
Юл йөргәндә кагыйдәне
Бозмаска дип сүз бирәм:
Юлда йөрүнең тәртибен
Өйрәнәм мин бүгеннән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев