Мирхәйдәр Фәйзи
(1891–1928)
Драматург, шагыйрь, фольклорчы Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллин 1891 нче елның 1нче ноябрендә элекке Оренбург губернасы Орск өязендәге Күкшел авылында дөньяга килә. Әтисе Мостафа Оренбург байлары Хөсәеневләрнең Күкшелдәге җәйге утарында баш идарәче булып эшли. Шуңа да Мирхәйдәрнең балалык еллары ишле, мул тормышлы гаиләдә уза.
Ул сигез яшеннән абыстайга йөреп укырга-язарга өйрәнә, 1902–1904 нче елларда Орскидагы Габдулла хәзрәт Мәгазыйда, аннары Оренбургтагы атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Шул елларны иҗатка тартыла. Мәкаләләре Оренбургтагы «Чүкеч» журналында һәм Казандагы «Әл-ислах» газетасында басыла башлый. Ләкин тумыштан килгән йөрәк авыруы аркасында, Мирхәйдәр укуын ташларга мәҗбүр була. Ә менә иҗат эшен туктатмый. Орскида драма труппасы оештыруны әйдәп йөри.
Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасы әдәби хәзинәбездәге иң камил, иң халыкчан әсәрләрнең берсе булып санала. Әдип татар сәнгатендә музыкаль драма жанрына нигез сала. 1923 нче елны Казанга килә. Ләкин монда аны колач җәеп каршылаучы булмый. Өстәвенә, авыруы да көчәя. Казанның Үзәк китапханәсендә балалар бүлеге җитәкчесе булып эшләгәннән соң, 1924 нче елны кире туган якларына кайтып китә. Әдип 1928 нче елның 9 нчы июлендә Баймак шәһәрендә вафат була һәм шундагы туганнар каберлегендә җирләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев