Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Музыка уен кораллары турында табышмаклар

Табышмаклар

Телләре бик күп булса да,

Һәркем аңлый, үз итә.

Елата да, җырлата да,

Кирәк икән — биетә.

(Гармун)

 

 

Борынгы булсам да мине

Онытып бетермиләр,

Милли гармуныбыз диеп,

Сәхнәдән төшермиләр...

(Тальян гармун)

 

 

Гармуннарның патшасы мин,

Телләрем йөздән артык.

Яшьләр кулында йөримен,

Тиз генә килмәс картлык.

(Баян)

 

 

Борынгы булсам да мине

Онытып бетермиләр,

Милли гармуныбыз диеп,

Сәхнәдән төшермиләр...

(Тальян гармун)

 

Алты-җиде генә булыр

Тәнемдәге уемнар.

Миннән башка үтми иде

Аулак өйләр, уеннар.

(Курай)

 

Үзе кыллы, үзе телле,

Идәндә басып тора.

Уйнарга теләгән кеше

Иң беренче — утыра.

(Пианино)

 

 

 

 

Уйнавы — дүрт кылда,

Тавышы — сокландыргыч!

Нәзек муенында

Дүрт нәни кара боргыч.

(Скрипка)

 

 

Барысы дүрт кыл анда,

Сызган чакта моңлана.

(Скрипка)

 

 

 

Эче буп-буш,

Тавышы дөньяга сыймый.

(Барабан)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев