Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Рафис Корбан шигырьләре

Рафис Корбан шигырьләре

Рафис Корбан шигырьләре

 

Уеңда – уен гына

 

Нинди генә хайваннар юк

Каюмнарда.

Жираф та бар, дөя дә бар,

Аюлар да.

 

Каюм кулга өйрәткән шул

Һәммәсен дә.

Арысланны, бүрене дә,

Кәҗәсен дә.

 

Бергә йоклый Каюм белән

Крокодил да.

Ул әйткәнне сүзсез тыңлый

Хәтта фил дә.

 

Тыңламый тик аны бары

Муйнак кына.

Һич аңламый, йөри бары

Уйнап кына.

 

Мөмкин түгел өйрәтергә

Һич берничек!

Уенчык эт түгел шул ул,

Ул – чын көчек!

 

 

 

 

Шүрәле рәхмәт әйткән

Бармы синең күргәнең

Зоопаркта шүрәле?

 

Ә Марат әнә күргән.

Ашарына да биргән.

 

Үлән өзеп каптырган,

Шаккатып карап торган.

 

Әллә ышанмыйсызмы,

Ялган сөйли, дисезме?

 

Чын шүрәле ди үзе,

Бар ди ике мөгезе.

 

Тик кемгәдер үпкәләп

Йөри ди мүкәләп.

 

Үлән каптырган өчен

Рәхмәт әйтүе микән,

Шүрәлебез Маратка

Ми-ки-ки-ки дип әйткән.

 

Бүреккә ник ямансу?

Шәһәрдәге бер өйдә

Ишек төбендә, чөйдә

Эленеп торган зур бүрек,

Үзе бик матур бүрек.

 

Бик йонлач, көрән бүрек,

Бик җылы, тирән бүрек.

 

Эленепторган бүрек

Ничәмә көннәр шулай.

Тәмам туйдырган аны

Эленеп тору болай.

 

– Күпме торырга мөмкин,

Болай булмы! – дигән дә,

Ычкынган да чөеннән,

Сикергән ул идәнгә.

Ләкин аяк астына

Бүрек төшкәнен күреп,

Аунап ятмасын диеп,

Куйганнар чөйгә элеп.

 

Бүреккә шул чагында

Күңеле тулган тулып киткән.

Сагынган ул урманны,

Бик сагынган буранны.

 

Ник берсе дә киеп чыкмый

Икән диеп уйлаган.

Әллә инде мин искердем

Микән, диеп уйлаган.

 

Беләсезме, ни өчен

Юк бүрекне киюче?

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев