Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Ризаэтдин Фәхретдин

Ризаэтдин Фәхретдин

Ризаэтдин Фәхретдин

(1859–1936)

 

Танылган мәгърифәтче, галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин улы Фәхретдинов 1859 нчы елның 12 нче гыйнварында Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Әлмәт районы) Кичүчат авылында мулла гаиләсендә туа. 1867-1868 нче елларда Чистайның 1 нче мәчете мәдрәсәсендә Закир ишан Камалда белем ала. 1869-1889 нчы елларда Яңа Чыршылы мәдрәсәсендә укыта. Монда вакытта ул беренче тапкыр Исмәгыйль Гаспралының «Тәрҗеман» газетасы белән таныша. Җәдитче-реформаторлар – Габденнасыр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләре белән кызыксына.

Ризаэтдин Фәхретдин 1891 нче елдан Уфада Диния нәзарәтендә казый булып тора, 1906 нчы елдан Оренбургта «Хөсәения»дә укыта, 1908–1918 нче елларда «Шура» журналының баш мөхәррире булып эшли. 1922 нче ел­дан вафатына чаклы ул Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы – мөфти вазифаларын башкара.

Мәгърифәтчелек идеяләре белән рухланып, ул үзе дә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Аның «Сәлимә, яки Гыйффәт» романы 1899 нчы елда – Казанда, «Әсма, яки Гамәл вә җәза» романы 1903 нче елда Оренбургта ба­сыла.

Галимнең тәрбия һәм белем бирүгә багышланган хезмәтләре дә зур әһәмияткә ия. «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы аеруча да зур тәрбияви белемнәрне үз эченә ала. «Бала-чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас!» дип язып калдырган ул.

Ризаэтдин Фәхретдин 1936 нчы елда Уфада вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев