Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Рәхимә Арсланова шигырьләре

Рәхимә Арсланова шигырьләре

Дустым

Дустым, әйдә, бергә атлыйк,

Уң булсын юллврыбыз.

Юллар гына түгел, безнең

Бер буйлсын уйларыбыз.

 

Дуслар белән дөнья ямьле,

Дуслар булганда рәхәт.

Дуслар белән бик күңелле

Булыр безнең сәяхәт.

 

Кояш та, күр, күктән карап

Сибә шаян нурларын.

Яктырта ул киләчәккә

Без барасы юлларны.

 

Бик кулыңны, бергә атлыйк,

Киләчәккә юлы алыйк.

Күңелләрдән-күңелләргә

Дуслык күпере салыйк.

 

Бергә күңелле

Уйнарга бик тә ярата.

Минем сеңлем Нәбирә.

Үзе әле бик юмарт та,

Ни сорасаң да бирә.

 

Сорасаң курчагын: «Мә!» –  ди,

Тик бергәләшеп уйныйк... –

Төсле карандашлар суза:

  • Рәсем ясыйк, тик тормыйк».

 

 

Икәүләп шулай уйнавы

Бигрәк күңелле, димәк,

Күңелсез булмасын өчен,

Бергә уйнарга кирәк.

 

 

 

Сеңлем мәктәпкә бара

Бүген бездә бик зур шатлык,  –

Сеңлем мәктәпкә бара.

Сумкасына китапларын

Һәмдәфтәрен сала.

 

Йомшак куянын да ала

Уйнарга тәнәфестә.

Тик комачау итмәс микән,

Ул Ләйләгә дәрестә?

 

Җиләк-җимешләр

Мин – алма, үсәм бакчада,

Бик баллы мин, бик татлы.

Шуның өстенә дә әле

Мин, дусларым, файдалы.

 

Мин – чия, тәлгәшләрем

Җир-анага баш ия.

Җиләкләрем кызыл, сусыл

Икәнен һәркем белә.

 

Мин – карлыган, чем-кара,

Витаминнарга бик бай.

Кайнатмамны, компотны

Ярата әби-бабай.

 

Ә мин – кура җиләге,

Кәнфиттән дә мин тәмле.

Салкынтидерсәң, ярдәмне

Миннән сорарсың, яме.

 

Мин – шомырт, чәчәкләрем

Ап-ак, ак кар шикелле.

Җимешләрем түм-түгәрәк –

Агач гүя сипкелле.

 

 

Үсәбез

Сеңлем белән, бергәләшеп,

Без дус, тату яшибез:

Бергәләшеп ял итәбез,

Бергәләшеп эшлибез.

 

МИн савыт-сабалар юсам,

Сеңлем сөртеп китерә.

Ул түтәлләргә су сипсә,

Мин ана су китерәм.

 

Әнием эштән кайта да

Икебезне дә мактый:

«Кичәгегә караганда

Үскәнсез бүген шактый..»

 

Шулай әнигә булышып,

Сеңлем белән үсәбез.

Бергәләшеп эшлибез дә

Бергәләп ял итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев