Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Роберт Миңнуллин истәлегенә

2020 елның 27 апрелендә татар милләте зур югалту кичерде. Балаларның яраткан шагыйре, озак елар “Сабантуй” журналының баш мөхәррире булып эшләгән күренекле шәхес Роберт Миңнуллин күзләрен мәңгелеккә йомды.

2020 елның 27 апрелендә татар милләте зур югалту кичерде. Балаларның яраткан шагыйре, озак елар “Сабантуй” журналының баш мөхәррире булып эшләгән күренекле шәхес Роберт Миңнуллин күзләрен мәңгелеккә йомды.

Роберт абый – татар балалар матбугатына зур өлеш керткән кеше. 1991 елдан “Сабантуй” исеме белән чыга башлаган басмада Роберт Миңнуллин 1986 елдан туксанынчы еллар уртасына кадәр баш мөхәррир булып эшли. 1991 елда “Сабантуй” дигән исемне дә Роберт абый уйлап таба.

Сабантуй – халкыбызның яраткан бәйрәме. Роберт абыйның да балаларга һәрвакыт бәйрәм ясыйсы килде, аларны шат итеп күрергә, бәхетле итәргә теләде.

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Р.Миңнуллин соңгы көннәренә кадәр “Сабантуй” журналына аеруча игътибарлы булды.  Аның белән бәйле истәлекләр һәрчак күңелебездә яшәр!

2020 елның август санында “Без белмәгән Роберт абый” дип исемләнгән язма чыккан иде. Шагыйрьнең безгә мәгълүм булмаган сыйфатлары, мавыгулары турында кызы Таңсылу сөйләде. Әлеге язманы сезгә дә тәкъдим итәбез.

Балачак хыялы – умартачы булу

Әйе-әйе, күпләр космоска очу турында уйлаганда, Роберт абый умартачы булырга теләгән. Аның әнисе гомере буе бал кортлары тоткан.  Мөгаен, Роберт абый, олы бала буларак, һәрвакыт әнисенә булышып, шушы шөгыльнең “тәмен” тойгандыр.

Яраткан китабы – меңләгән

Роберт абыйның өендә йөзләгән, юк, меңләгән китаптан торган китапханә бар. Бу катапларны шагыйрь дөньяның төрле почмакларыннан җыйган. Кулыннан Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабай, Мостай Кәрим китаплары төшмәгән. Рус, чит ил классикларының автобиографик әсәрләрен үз иткән.

Яраткан шөгыле – фотога төшерү

Кызыклы мизгел, күренеш, кешеләрне төшергән ул. Роберт абыйның һөнәри фотоаппараты да булган. Ә соңгы елларда бу рольне телефоны үтәгән. Шагыйрьнең компьютерында һәм телефонында 60 меңнән артык фото сакланып калган.

Иң яраткан ризыгы – бәлеш

Анысының да тормыш иптәше Клара апа пешергәне! Роберт абый: «Рәхмәт кулларыңа, гөл сибәм юлларыңа», – дия-дия рәхмәт әйтеп, Клара апа пешергән һәр ризыкны мактап ашаган.

Яраткан спорт төре – җәяү йөрү

2003 елдан башлап Роберт абый җәяү йөргән. Яңгырмы, буранмы – нинди генә һава торышы булуга карамастан, көненә 6 километр араны җәяү уза торган булган.

 

Роберт абый язган шигырьләр саны – исәпсез

«Шигырь – шагыйрьнең йөрәк сүзе, аларның саны чутсыз», – ди Таңсылу апа. Роберт абыйның басылып чыккан китаплары гына да 100дән артып киткән. Әле басылмаганнары шактый.

Шагыйрь – блогер

Роберт Миңнуллин – татар әдипләре арасында беренчеләрдән булып Инстаграмда үз битен булдыручы. Аның 48 меңнән артык язылучысы бар. Бүген әлеге аккаунтны кызы, дәвамчысы Таңсылу апа алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев