ИҖАТ
«Сабантуй»сыз яши алмыйм.
Йолдыз
Мине таныгансыздыр ич
Әйе, мин Йомры икмәк.
Нигә өйдән чыгып качтым,
Аңлатам хәзер ипләп.
Әби-бабайларда яшәп
Түзәр хәлем калмады.
Ни сорадым, алар миңа
«Сабантуй» яздырмады.
Күршеләр, әнә, алалар
Һәм укып та баралар.
Газетаның дусты алар
Бик бәхетле балалар.
Мин дә алардан ким түгел
Миндә дә бар бит күңел.
Тик әби-бабайга моны
Аңлату мөмкин түгел.
Юкса акчалар да бик күп
Чутлап бетерә алмыйлар.
Бердәнбер «балаларына»
Ник «Сабантуй» алмыйлар.
Нигә яшәп ятыйм ди мин
«Сабантуй»сыз бу өйдә?
Сикереп төшеп, качтым менә
Тәгәримен бер көйгә.
«Сабантуй» шәп газета бит
Язылгансың дип беләм
Ул чагында синең өйгә
Мин кунак булып киләм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев