Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

«Сабантуй» мәзәкләре

***— Сезнең гаиләдә нинди машина?— Бездә алар икәү. Дөрес, икесе дә әнинеке — тегү һәм кер юу машиналары...* * *Әнисе — унынчы класста укучы улына:— Син дәресләреңне әзерләдеңме? Әгәр дә юк икән, хәзе...

***
— Сезнең гаиләдә нинди машина?
— Бездә алар икәү. Дөрес, икесе дә әнинеке — тегү һәм кер юу машиналары...

* * *
Әнисе — унынчы класста укучы улына:
— Син дәресләреңне әзерләдеңме? Әгәр дә юк икән, хәзер урындыкка менеп басам да, колагыңны борам.
 
* * *
Алты яшьлек Алмаз, яше дә тулмаган энесенең нәрсә әйтергә теләвен бер ничек тә аңлый алмагач, әнисеннән:
— Әни, ә син аның татар икәненә ышанасыңмы? — дип сорый.
 
* * *
Ике ир-ат сөйләшә:
— Синең балачактагы берәр хыялың тормышка аштымы?
— Берсе ашты. Әти мине чәчемнән тарткан чагында пеләш булырга хыялланган идем.
 
* * *
— Йоклау буенча син — тургаймы, әллә — ябалакмы?
—  Мин — аю. Иртә ятам, соң торам, әмма барыбер йокым туймый.
 
* * *
Мәктәптә — укытучы:
— Алмаз, дөресен генә әйт әле, бу иншаны кем язды?
— Бик әйтер идем дә, белмим шул. Кичә йокларга иртәрәк яткан идем шул.

* * *
Алмаз дустына кунакка килә. Караса, дусты эте белән шахмат уйнап утыра.
— Ай-яй, синең этең нинди акыллы икән, — дип шаккатып карап тора.
— Каян килеп акыллы булсын инде — ул мине бары тик бер тапкыр гына отты әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев