Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Селфи таягы (хикәя)

Алмаз Гыймадиев хикәясе

 

21 июнь - селфи көне

Алмаз Гыймадиев

 

Ниһаять!..

Ниһаять, ул бәхетле көн килде!

Мәннәфнең әти-әнисенә күпме ялварулары... Күпме йокысыз төннәр... Күпме бакчада чүп утаулар... Матур әдәбият уку... Көн саен чәч тарау... Йоклар алдыннан битне юулар... Берсе дә әрәмгә китмәде – Мәннәфкә селфи таягы алдылар!

Ул бәхетле көнне мәңге онытасы юк малайның. Селфины башта әбисе белән төштеләр. Әбисенең ясалма тешен чайкап маташкан вакыты иде, Мәннәф кулына – уенчык пистолетын, әбисе тешен тотып төште...

Аннары малай йөгереп урамга чыгып китте. Ә-ә-нә күрше Фәхри абзый тракторы янында мәш килә. Кып-кызыл бульдозер янында икәүләп селфи ясадылар.

Җәйге челлә. Урамда башка кеше заты күренми. Ә бит таяк үзенең функциясен әле башлады гына!

Һмм... Мәннәф, кашларын җыерып, бик озак уйланып торды. Кинәт аның йөзе яктырып китте. Кешеләр генә дигәнмени! Абзар тулы мал, ишегалдында күпме кош-корт чабып йөри ләбаса!

Шулай итеп, малайның телефонында берсеннән-берсе эксклюзив фотолар пәйдә була башлады: менә Мәннәф – сарыклар арасында... Менә Мәннәф бозау белән кочаклашып тора... Менә Рекс белән икәүләшеп бер колбасаны ашыйлар...

Их, әнә теге аклы-каралы яшь тавыкны да тотасы иде бит... Малай, абына-сөртенә, бичара кошны куа башлады. Ишегалдындагы чиләк, табаклар койма кырына тәгәрәште. Һоп! Эләкте асыл кош! Тавык бугаз ертып кыткылдый башлады. Мәннәф исә, сул кулы белән тавыкны кысып кочаклаган килеш, уңы белән таягын алга сузды: «черт»!

Кинәт малайның күз аллары караңгыланып китте, тавык кулдан ычкынды. Кемдер кисәк кенә Мәннәфнең аркасына китереп сукты! Дөресрәге, сукмады, чукыды... Артта, күзләрен акайтып, зур кикрикле сары әтәч басып тора иде. Менә ул икенче тапкыр һөҗүмгә күчте...

Мәннәф, үзе дә сизмәстән, телефонлы таягы белән әтәчнең оятсыз чыраена берне китереп орды! Телефон – бер, таяк – икенче, әтәч – өченче якка очты.

Ни гаҗәп, телефон ватылмады. Ә менә селфи таягының гомере кыска булды – ул үз вазифасын үти алмый торганга әйләнгән иде. Әрәм булмасын дип, Мәннәфнең әтисе соңрак аннан сөлге элә торган җайланма ясап куйды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев