Серле бүләк турында хикәя

Айрат кайтып кергәндә өйдә беркем дә юк иде.
- Менә ничек рәхәт! - дип уйлады Айрат. Ул аш бүлмәсеннән бер савыт печенье алып керде дә, диванга кырын ятып, телевизордан яраткан мультфильмын карый башлады.
Кинәт шкаф артыннан ниндидер тавыш ишетелде. Айрат куркып куйды. Кемдер йөргән кебек тә тоелды. Менә каяндыр бер кара әйбер килеп чыкты. Ул киез итек булып чыкты. Ә нигә селкенә соң ул? Әллә җанлымы икән? Бервакыт укытучы апалары җанлы һәм җансыз предметлар турында сөйләгән иде. Их. тыңлап утырган булсам, киез итекләрнең ни өчен хәрәкәт итүен белер идем, дип уйлады малай. Як-ягына каранды да диван почмагында яткан йомшак уенчык тычканны үрелеп алды һәм аны киез итеккә томырды. Шулвакыт итек эченнән кечкенә песи баласы килеп чыкты да уенчыкка сикерде. Бу песи баласын туган көненә дип әтисе алганын белми иде әле Айрат.

Камилә МОРАТОВА,
Актаныш,Иске Айман.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Юбилей белән котлап... Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
-
«Сабантуй» журналы «Ихлас» мультимедиа үзәгенә чакыра «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары каршында «Ихлас» онлайн мәктәбе эшли башлады. Ул 3 тән алып 14 яшькә кадәр балаларга исәпләнгән.