Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Сез моңарчы ишетмәгән 25 табышмак

Каюм Насыйри теркәп калдырган бу табышмакларны дусларыгызга әйтсәгез, бик озак башларын кашып торырлар.

Каюм Насыйри теркәп калдырган бу табышмакларны дусларыгызга әйтсәгез, бик озак башларын кашып торырлар. Бөек мәгърифәтче теркәп калдырган акыл уеннары XXI гасырда сәеррәк һәм үзгәрәк яңгырый. Җавап табу өчен шул чор тормышын күзаллый алырга кирәк.
1. Дүрт татар, дүртесе дә бер тишеккә атар. (Сыер саву)
2. Бер тычканда ике койрык. (Чабата)
3. Әнә бара, эзе юк. (Көймә)
4. Аю акыра, йоны коела. (Тегермән)
5. Ямавы бар, җөе юк. (Ала сыерның тиресе)
6. Туз чиләктә трантай уйный. (Күз)
7. Торса – дөядәй, ятса – куяндай. (Чыбылдык)
8. Ялт-ялт итәр, ялмап йотар. (Ялкын)
9. Акылы юк, җаны бар. (Сәгать)
10. Утыз кеше арыш суга, Сөләйман көлтә әйләндерә. (Ашау)
11. Утыз тештән чыккан утыз адәмгә җәелә. (Мәкаль)
12. Югары менәр: һи-һи, түбән төшәр: һи-һи, уртасында – былбыл кош. (Бишектәге бала)
13. Ун ат җиктем, сабан сөрдем, шикәр чәчтем, тоз үсте. (Кычу)
14. Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач. (Ай, йолдыз)
15. Атасы ат җиккәнче, улы Петербургка барып җитә. (Төтен)
16. Ишектән керер иңкәеп, түргә менәр туңкаеп. (Салкын)
17. Ары лап-лап, бире лап-лап,
Сөнге саплап, киез каплап. (Коймак пешерү)
18. Борыны буртас (озын), карыны картас (калын),
Атка менмәс, җәяү йөрмәс, тик тормас. (Комган)
19. Чи-чи итәр, читәнгә кунар,
Алтын кашлы, алама башлы,
Аны тапкан йөз яшьле. (Бал корты)
20. Өй башында дыранҗа, дыранҗа саен бер акча. (Такта)
21. Өй түбәсендә аю бии. (Төтен)
22. Аттан биек, эттән тәбәнәк. (Ияр)
23. Җанлыдан җансыз туа, ул ни нәрсә? (Йомырка)
24. Ул нидер кем, канга биңзәр (охшаган), каны юк,
Җөмлә (бөтен) буен кан алыптыр, җаны юк;
Хәлале юк, җефете юк,
Угланнарының саны юк. (Җиләк)
25. Ул нидер кем, башы аерык, төге бар,
Башы үзрә ак тимердән бүрке бар;
Хак тәгаләдән фәрман килсә,
Җан алырга ирке бар. (Ук)
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев