Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Шәүкәт Галиев шигырьләре

Балачак әдипләре

 

Өйгә бирелгән эш

Кызып кайткан Шәвәли,
Шәвәлидән пар чыга -
Төтенләнеп янгандай,
Әнисенең каршында…


- Чыгасың да югаласың,
Син гел урамда, бала,
Дәресләрең тагын бит
Әзерләнмичә кала.


- Уйнап йөрмәдем лә, - ди,-
Күрәмсең, тирләп-пештем
.
Бу бит физкультурадан
Өйгә бирелгән эшем!

 

Әбидә кунакта

Коймагы да коймагы,
Агып тора каймагы.
Табада пешеп тора,
Табынга тешеп тора.

Кайнар! - яланкул тотма,
Тәмле! - телеңне йотма.
Син телең йотсаң, Нәбирә,
Кем рәхмәт әйтер әбигә?

 

Телевизор булды баш
Әти-әни кунакта,
Калдык та без аулакта,
Әй карадык киноны!
Кинонымы, киноны
Бик яратам мин аны!

Карый торгач каралган,
Тәмам зиһен таралган
Төш узганда кич булган,
Инде сәгать биш булган!

Ашарга да онытылган,
Эчәргә дә онытылган,
Торып китеп карасам -
Йөрергә дә онытылган!

Телевизор шикелле
Баш үзе гүләп тора.
Авыз йомык, күз йомык -
Күрсәтеп, сөйләп тора…
Кино белән тулды баш,
Телевизор булды баш!

 

Бугай...
Басуга чыкты бабай,
Кулына алды курай,
Кушылды аңа тургай.
Уйнап торгачтын шулай
Тургайга уңай бугай…

Вәли сөйләде болай:
Басуга чыктым, малай,
Алдым кулыма тургай,
Кушылды аңа курай.
Ник көләсең? Нәкъ шулай!
Нәкъ шулай иде бугай…

 

Күңелле бакча

Алчәчәк бар бакчада

Гөлчәчәк бар.

Асылгөл бар.

Ландыш та бар бакчада

Роза да…

Ләлә дә бар бакчада

Күңелле барчасына

Балалар бакчасында.

 

Күктә ниләр бар?

Барган җирдән тукталам да

Күк йөзенә карыйм мин,

Бик озак итеп карыйм мин,

Ниләр барын таныйм мин.

 

Син дә шулай карыйсыңмы,

Мин күргәнне күрәмсең—

Әнә Аккош һәм Каракош,

Әнә Козгын, Күгәрчен...

 

Көлтәне дә, Еланны да

Күрәм күкнең түрендә,

Бар Жираф та, Арыслан да,

Бар Куян да, Бүре дә!

 

Күрәсең Мичне һәм Кызны,

Көянтәне, Табакны,

Күрәсең тагын Йөкчедән

Бер читкә качкан Атны...

 

Әллә һаман ышанмыйсың,

Әллә һаман көләсең?

Бу бит — йолдыз исемнәре,

Күктә шуны күрәсең!

 

Хоккейчы
Стенага шап-шап бәреп,
Көннәр буе күнегә -
Ахры, аның күзенә гел
Шайба гына күренә.

Оныта ул вакытында
Кайтуларын өйгә дә -
Үзен җиңә-җиңә, малай
Җиңелмәскә өйрәнә!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев