Шәп эксперимент! Йомырка кабыгында бакча


Балалар өчен менә дигән шөгыль уйлап табылган. Яшелчә бакчасын йомырка кабыгында да үстерергә мөмкин.
Моның өчен кирәк:
йомырка кабыклары
мамык
су
орлыклар (үлән, чөгендер, кишер һ.б. орлыкларны кулланырга була)
йомырка кабыгын куяр өчен савытлар (контейнер)
Йомырка кабыкларының эчләренә мамыкны урнаштырабыз, аннары өстенә су сибәбез, орлыкларны сибеп чыгабыз. Үсентеләр үсеп чыккач, аны үзегезгә ошаганча кисеп тора аласыз, ә йомырка кабыгына рәсем ясап, бизәп куярга мөмкин.
Чыганак: http://mamaclub.ua/






Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күкрәк билгесе нәрсә аңлата? Игътибар иткәнең бардыр: юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар күкрәкләрендә тимер билге йөртә...
-
Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр 1 июль – Халыкара шаярту көне
-
Сезгә нинди эт кирәк? 2 июль – Бөтендөнья эт көне