Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Сыңар күзлеләр илендә" /Япон халык әкияте/

Бик күптән булган бу хәл. Бер ялкау адәм ничек итеп җиңел  генә баю турында хыялланып ята икән. Сүз иярә сүз чыгып, кемдер моңа диңгез уртасында сыңар күзле кешеләр яши торган утрау барлыгын әйткән. “...

Бик күптән булган бу хәл. Бер ялкау адәм ничек итеп җиңел  генә баю турында хыялланып ята икән. Сүз иярә сүз чыгып, кемдер моңа диңгез уртасында сыңар күзле кешеләр яши торган утрау барлыгын әйткән. “Их, бер күзле адәм алып кайтырга да, шуны халыкка күрсәтеп йөри-йөри акча җыярга иде! Һәр кешедән берәр бакыр акча гына алсам да,  череп баеп бетәр идем,” – дип хыялланган ул.
Озак уйлап тормаган, көймәгә утырган да диңгездәге шул  илне  эзләргә сәяхәткә чыгып киткән бу. Озак йөзеп көймәсе ярга килеп туктауга моның каршысында коточкыч кыяфәтле бер күзле адәм пәйда булган.  Ләкин аңардан һич тә курыкмаган, киресенчә, сөенгән генә сәяхәтче. “Хәзер бу албастыны алдап-йолдап көймәгә утыртам да  үзебезгә алып кайтып китәм,” – дип уйлаган ул. Шулчак бер күзле адәм дөнья бетереп: “Әй, бер күзлеләр, тизрәк монда килегез! Безгә диңгездән ике күзле албасты килде!” – дип кычкыра башлаган.
Моның тавышын ишетеп, бер күзле адәмнәр яр буена йөгерешеп төшкәннәр дә ике күзле  сәяхәтчене эләктереп тә алганнар.  Аннары аны читлеккә ябып, ил буйлап халыкка күрсәтеп йөри башлаганнар.
Ике күзле албастыны күрсәткән өчен, һәр кешедән берәр көмеш җыя-җыя, бер күзле адәмнәр череп баеп беткәннәр, ди.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев