Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Татар дөньясына рәхим итегез! Шимбә көннең иң текә вакыйгасы нәрсә?

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Республиканың традицион мәдниятны үстерү үзәге һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 5 август көнне бар халыкны Казан Кремлена чакыра. Нәкъ менә...

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Республиканың традицион мәдниятны үстерү үзәге һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 5 август көнне бар халыкны Казан Кремлена чакыра. Нәкъ менә бу көнне башкалабызда «Түгәрәк уен» Халыкара татар фольклоры фестиваленең төп чаралары тамашачылар игътибарына тәкъдим ителәчәк.

Фестиваль программасында РФнең 20 дән артык субъектыннан килгән коллективлар катнашачак. Алар арасында Татарстан, Башкортстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашстан, Пермь, Әстерхан, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Самара, Свердлов, Төмән, Оренбург, Омск, Пенза, Ульяновск, Чиләбе өлкәләре коллективлары, чит илләрдән килгән кунаклар осталыкларын күрсәтәчәк. Катнашучыларның гомуми саны 800 дән артык булачак.
Фестиваль программасы һәм мәйданнары:

16:00-19:00 – интерактив мәйданчыкларның эш вакыты, алар арасында:


1) «бию мәйданчыгы»;


2) «инструменталь мәйданчык»;


3) «такмак әйтеш»;


4) «вокал»;


5) «йолалар мәйданчыгы»;


6) «Кичке уен»;


7) «уен мәйданчыгы» (ашык һәм сака ату уеннары).


Моннан тыш бар теләүчеләр чигү, бисер, алтын белән чигү, керамикага, күнгә бизәкләр төшерү, күн мозаика, түбәтәй ясау, камчы үрү буенчяа мастер-классларда катнашырга мөмкин, милли сәнгать үрнәкләрен сату да оештырылачак.

Татар дөньясына рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев