Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Тизәйткеч

Балалар өчен тизәйткечләр

Ра – ра – ра – ра – ракетага

Ра – Ра – Рамил утырган.

Ра – ра – ра – ра – ракетаны

Җир тирәли очырган.

 

Бора – борауны борауны,

Борһан тишкән бураны.

Шул тишектән бураны

Тутырган кар бураны.

 

 

Вак балчыкны Шәвәли

Әвәли дә әвәли.

Әллә ваза ясыйсың? – ди

Авылдан килгән Вәли.

 

 

Ла – ла – ла – ла, ла – ла – ла,

Кем матур җырлый ала,

Кем матур бии ала –

Шул булыр үрнәк бала.

 

 

 

 

Лап–лоп атлап,

Урман яклап

Килә аю баласы.

Балның тәмен

Белгән икән:

Килә бездә каласы.

 

 

Алмалар да

Алланган.

Алланган да

Балланган.

Бал кортлары

Аларны

Чәчәкләр дип

Алданган.

 

 

Сары сандугач баласы

Кунып сайрый талларга

Сагынганнар сабыйларны

Сулардагы саллар да.

 

Бүрәнәләр турый – турый,

Барый абый бура бурый.

Бурасының матурлыгын

Карап йөри урый – урый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев