Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Төкле аягың белән, Белем көне! /фото/

1 сентябрьне кемнәр түземсезләнеп көтеп ала? Әлбәттә, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче беренче сыйныф укучылары! Әти-әниләр алдында шигырь сөйләү, чыгарылыш сыйныф укучылары кулларыннан Әлиф...

1 сентябрьне кемнәр түземсезләнеп көтеп ала? Әлбәттә, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче беренче сыйныф укучылары! Әти-әниләр алдында шигырь сөйләү, чыгарылыш сыйныф укучылары кулларыннан Әлифба алу, чәчәк бәйләмнәрен укытучыга тапшыру... Бу мизгелләр һәркемнең йөрәк түрендә әле күп еллар сакланыр.



Бүген Казан шәһәренең алдынгы уку йортларының берсе, Милли мәгариф үзәге комплексына кергән Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә дә беренче сыйныф укучыларын тәбрикләделәр. 120 сабый балалар бакчасы белән саубуллашып мәктәп ишеген тәүге тапкыр ачып керде. Гимназия директоры Камәрия ханым Хәмидуллина аларны котлап мәктәп тормышына хәер-фатихасын юллады.
Милли орнамент белән бизәлгән мәктәп формасы да, тантананлы линейканың саф татар телендә алып барылуы әлеге мәктәпнең исеме җисеменә туры килүен дәлилли. Татар мохитендә белем алып, тәрбияләнеп үсәчәк балаларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Белешмә: республика буенча быел 48 меңгә якын укучы 1нче сыйныфка бара.
Ринат Нәҗметдинов фотолары:





















 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев