Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Тәрбиячеңне котларга онытма! /котлаулар/

27 сентябрь — Рәсәйдә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга л...

27 сентябрь — Рәсәйдә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!

***
Əни куеннан чыгып тəүге тапкыр
Килə сабый иртəн бакчага.
Тəрбияче каршы ала аны,
Тормыш юлы шуннан башлана.
Тəрбияче - күпме көч һəм хезмəт -
Сыйдырган ул шушы бер сүзгə.
Юньлəп əле теле ачылмаган,
Сабый телен аңлый белергә.
Чын ярату белəн яратырга,
Əни кебек сөеп карарга.
Олы йөрәк кирəк бу хезмəттə
Һəр сабыйга кирəк ярарга...
Һəр анага үз сабые якын,
Тəрбияче - ана шикелле
Һəр баланы барлап, саклап йөртү -
Ай бигрəк тә авыр эш инде...
Өйрəтергə кирəк һəр нəрсəгə,
Кул юарга, кием кияргə.
Дөрес итеп өстəл артларында
Үз-үзеңне тота белергə.
Бармакларын кирəк өйрəтергə
Тотар очен калəм, язырга.
Төслəр илен танып белу өчен
Рəсемнəр дə кирəк ясарга.
Күпме хезмəт куя тəрбияче
Сабыйларны кеше итүгə.
Олы хезмəт иялəрен һəрчак
Кирәк, дуслар, хөрмəт итергə!
Тəрбияче - синең бəйрəм бүген!
Жылы сузлəр сезнең хөрмəткə.
Авыр хезмəтендə зур уңышлар
Лаеклы син олы рəхмəткə.
Алсу Закирова

Тәрбияче


Һәр баланы үз сабые сыман
Иркәли ул сөя, ярата.
Хөрмәт йөзе берүк сүрелмәсен
Тәрбиячеләргә карата.


Эшегезгә тугры булган өчен
Рәхмәт әйтә әти-әниләр.
Тәрбияче икенче әни дип
Юкка гына, юкка әйтмиләр.


Мәңге балкыр кояш гомерләре
Җылы нурларына сез ия.
Сабыйларны бердәй тигез күреп
Биргән өчен дөрес тәрбия.


Күңелләргә берүк уелмасын
Төзәлмәслек тирән яралар.
Ходай сезгә сабырлыклар бирсен
Яратсыннар сезне балалар.


Данис Фахрутдинов



Тәрбиячегә
Тәрбияче... Гади тәрбияче...
Шулай дибез бик еш аларга.
Кемдер көн дә дөнья куган чакта
Алар килә бала карарга.
Тәрбияли алар балаларны -
Киләчәген фани дөньяның.
Өйрәтәләр ныклы адымнарга
Балаларның тотып кулларын.
Пөхтәлеккә өйрәтәләр алар,
Өйрәтәләр матур сөйләмгә.
Туры килә пешекче дә булып,
Бишек көйләрен дә көйләргә.
Тәрбияче олуг шәхес булса
Балалар да шәхес булалар.
Укытучы биргән белемнәрне
Гакыл белән сырлап куялар.
Белемнәрдән өстен ни бар дисез?!
Белемнәрдән өстен - тәрбия.
Күзләремне ачкан кешеләрнең
Һәрберсенә көн дә баш иям.
Раил Гатауллин

Бəйрəмегез белəн безнең иң яраткан тəрбиячелəребез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев