Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Туган тел һәм сүз турында татар халык мәкальләре

* Акыллының теле күңелендә,Тиленең акылы телендә.* Акылы кысканың теле озын.* Ана баланы ике кат тудыра:Бер кат — тән биреп!Икенче кат — тел биреп!* Анам биргән туган тел,Атам биргән корал тел.* Ана м...

* Акыллының теле күңелендә,
Тиленең акылы телендә.
* Акылы кысканың теле озын.
* Ана баланы ике кат тудыра:
Бер кат — тән биреп!
Икенче кат — тел биреп!

* Анам биргән туган тел,
Атам биргән корал тел.
* Ана мәм биргән,
Ана тән биргән,
Ана сөт биргән,
Ана тел биргән!
* Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
* Бик татлы булма кабып йотарлар,
Бик ачы булма — төкереп ташларлар.
* Аягы пычрак — өй пычратыр,
Теле пычрак — кеше пычратыр.
* Берәүнең кулы эшли,
Икенченең теле эшли.
* Бер телдә - ун хикмәт,
Ун телдә - йөз хикмәт.
* Бит күрке - күз,
Тел күрке - сүз.
* Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,
Иң ачы нәрсә дә — тел.
* Әдәп башы — тел.
* Әйтмәс җирдә авызың тый,
Кычытмас җирдә кулың тый.
* Җабага тайның бете ачы,
Әшәке кешенең теле ачы.
* Иле барның теле бар.
* Иң татлы тел — туган тел,
Анаң сөйләп торган тел.
* Инсафлының теле саф.
* Йомшак телле бәрән ике ананы имә.
* Кеше күрке йөз;
Йөзнең күрке — күз,
Уйның күрке — тел,
Телнең күрке — сүз.
* "Кеш" дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.
(Тел ул үзеңне яклау коралы булып та хезмәт итә, дигәннән.)
* Күңеле турының теле туры.
(Төрдәше: "Күңеле расның теле рас".)
* Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.
* Сакауның телен әнисе белер.
* Оста барда кулың тый,
Белгән барда телең тый.
* Сакау сакауны үчекли.
* Сиңа бирелгән ике колак, бер тел:
Ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел.
* Сөяксез тел ни димәс.
* Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
* Татлы тел тәхет били.
* Татлы тел тимер капканы ачар.
* Тел — ананың теләге,
Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.
* Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
* Тел белмәгән теленнән абыныр.
* Телгә сак бул!
* Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән коры калыр.
* Теле белән күктәге айны йөртә белгән,
Кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.
* Теленә салынган,
Эшендә абынган.
* Телең белән күңелеңне бер тот.
* Телең белән узма,
Белем белән уз.
* Телең белән фикер йөртмә,
Уең белән фикер йөрт.
* Телеңне тезгендә тот,
Этеңне чылбырда тот!
* Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.
* Телне каләм саклый.
* Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
* Теле озын булмаганның гомере озын булыр.
* Теле озын кешенең акылы кыска булыр.
* Теле пычракның күңеле пычрак.
* Теле татлының дусты күп.
* Теле чибәрнең үзе чибәр.
* Теле юкны тигәнәк талар.
* Тел - күңелнең көзгесе.
* Тел - кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!
* Теллеләр халык булып дөньяга чыккан,
Телсезләр балык булып дәрьяда калган,
Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.
* Телләр белгән — илләр белгән.
* Тылмач үз җавабын үзе табар.
* Телне тешләп өзеп булмый,
Сөйләми дә түзеп булмый.
* Тел өчен теш төбенә утырталар.
* Тел ташны эретә.
* Тел Теләчегә барып кайта. (Теләче — Казан арты район үзәкләреннән берсе.)
* Телчән теленнән табар.
* Тәмле дә тел,
Тәмсез дә тел.
* Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.
* Туган илем — иркә гөлем,
Киңдер сиңа күңел түрем.
* Туган телем — үз телем,
Туган илем — үз көнем.
* Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
* Туры телем таш ярыр.
* Ул да яхшы, бу да яхшы,
Ашаган чакта бар да яхшы,
Баш коткарган тел дә яхшы.
* Үткен тел — бәхет,
Озын тел — бәла!
* Һөнәр алды — кызыл тел. (Кызыл тел — оста, матур тел, димәк).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев