Өйдә ясап була торган фокус! /видео/

Өйдә ясап була торган фокуслар барын беләсезме? Менә шуларның берсе.
Лавалы лампа
1. Күбегезнең кайнар лаваны хәтерләткән, сыеклык салынган лампа күргәнегез бардыр. Ул, чыннан да, әкияттәге кебек матур. Аны өй шартларында да ясап була!
2. Үсемлек маена су салабыз һәм шуңа кызыл, зәңгәр төстәге азык–төлек буягычы (краситель) кушабыз.
3. Шуннан соң савытка аспирин салабыз: ул чыжылдый башлый. Бу рекциянең нәтиҗәсен күзәтәбез.
4. Реакция барышында буялган су өскө күтәрелә һәм май буйлап (аның белән кушылмыйча) аска төшә. Әгәр утны сүндереп, фонарь кабызсаң, чын тылсым башлана.
Ни өчен шулай килеп чыга соң?
Су белән майның тыгызлыгы (плотность) төрле. Шуңа күрә без шешәне күпме генә селкесәк тә, алар бер-берсе белән кушылмый. Шешә эченә аспирин салгач, ул эрегәндә, углекислоталы газ чыгарып, бу сыеклыкны хәрәкәткә китерә.
//nik-show.ru//
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Әтием – горурлыгым! Балтач районыннан шигъри күчтәнәч
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Иртәнге чәйгә – круассан Иртәнге чәйгә круассан пешерәсезме? Пешереп карагыз!