Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Тукай, рәхмәт сиңа! - Укучыларыбыз иҗаты

Әй, Тукай, рәхмәт сиңа!Әй, Тукай, рәхмәт сиңа!Язмышың авыр булса да,Син аңа карамагансыңИскиткеч шигырьләр язгансың!Синең иҗат – серле сандык,Энҗе-асылташ тулы,Алтыннан да күпкә кыйммәтСин язган шигыр...

Әй, Тукай, рәхмәт сиңа!
Әй, Тукай, рәхмәт сиңа!
Язмышың авыр булса да,
Син аңа карамагансың
Искиткеч шигырьләр язгансың!
Синең иҗат – серле сандык,
Энҗе-асылташ тулы,
Алтыннан да күпкә кыйммәт
Син язган шигырь юлы.
Шигырьләрең моңлы синең,
Аларга җаныңны керткәнсең.
Әсәрләрең тәрбияли,
Яхшы үрнәк күрсәтә.
Укып “Шүрәле” һәм “Пар ат”ларың,
Чын күңелдән сокланам.
Җаннарга канат иңүгә
Исем китеп тукталам.
Шигырьләреңне, әсәрләреңне яратам,
Һәр кич укыйм аларны.
Кайберләрен телдән өйрәнәм,
Чөнки матур шул чаклы!
Әнием белән утыргач,
Иҗатыңны укыгач,
Күңелләребез күтәрелә
Җаннарыбызга дәрт керә!
Адилә Сибгатуллина,
Казан, 129нчы мәктәп, 8нче “А” сыйныфы
Күңелле татар теле
Күңелле үтә безнең
Татар теле дәресе.
Кем укыта дисезме?
Сез аны белмисезме?
Альбина Анваровна ул –
Иң шәп безнең укытучы.
Елмаеп килеп керә,
“Яратам сезне!” – дия.
Без дә аны яратабыз,
Татар телен онытмабыз,
Телебезне сакларбыз,
Өметләрне акларбыз.
Ничек инде өйрәнмәскә,
Күнегүләр эшләмәскә?
Кагыйдәләр белмәскә,
“Саумысыз!” – дип дәшмәскә.
Һәр көн очраша идек,
Күп итеп укый идек.
Еш очрашкан вакытлар
Хәзер инде төш кебек.
Иң яраткан дәресем –
Татар теле дәресе.
4нче сыйныфка күчкәч,
Килә күбрәк беләсем.
Мәктәбем минем кадерлем
Туган көн белән котлыйм.
Өйгә кайткач тәрәзәдән,
Сагынып сина карыйм.
Ә бүген сабыр итәбез,
Телне хөрмәт итәбез.
Матур шигырьләр язабыз,
Сезгә бүләк итәбез.
Алинә Шәрәфиева,
Казан, 33нче мәктәп, 4нче “Г” сыйныфы
Укучы сүзе
Мин туган телне үз итәм,
Рус телен дә яратам.
Әле инглиз телен дә,
Өйрәнәм дип, баш ватам.
Уйныйсым да килә минем,
Рәсем дә ясый беләм.
Дәрестә “биш” ле алырга,
Шигырь дә ятлап киләм.
Тукай да әйтеп калдырган
“Яшь чакта өйрән”, сүзен.
Аның сүзеннән чыкмаска
Бик тә тырышам бүген!
Айгөл Хәсәнова,
Казан, 33нче мәктәп, 4нче “Г” сыйныфы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев