Тычкан белән Чыпчык

(Удмурт халык әкияте)
Яшәгән, ди, Тычкан белән Чыпчык. Талашмаганнар, әрләшмәгәннәр, киңәшсез бер эшкә дә тотынмаганнар, кыскасы, бик дус яшәгәннәр болар. Шулай берчак алар юлда өч бөртек арыш тапканнар. Уйлаганнар-уйлаганнар да бу өч бөртекне басуга чәчәргә булганнар. Тычкан, сукага җигелеп, җир сөргән, ә Чыпчык тырмалаган.
Көзен арыш каерылып уңган. Тычкан үткен тешләре белән игенне урып та алган, Чыпчык җитез канатлары белән көлтәләрне җәһәт кенә сугып та куйган. Уңышны бөртекләп җыйгач, бүләргә тотынганнар болар. Бер бөртек — Тычканга, икенчесе — Чыпчыкка, өченчесе — тагын Тычканга, дүртенчесе — Чыпчыкка...
Шулай тигезләп бүлә торгач, бер бөртек артып калган. Тычкан болай дигән:
— Җир сөргәндә, тәпиләремне, борынымны канатып бетердем, бу бөртек миңа тиештер инде...
— Юк, бу бөртек миңа тиеш. Җир тырмалаганда, бөтен канатларым эштән чыкты, — дигән Чыпчык.
Озак бәхәсләшкәннәрдерме, белмим, ләкин ахырда Чыпчык теге арыш бөртеген томшыгына алган да очып киткән.
Тычкан аның артыннан куа чыкмаган. Ул үзенә тигән өлешне ипләп кенә өненә ташып куйган. Аннары Чыпчыкның кайтуын көтә башлаган. Бер бөртегенә дә тимичә, аның өлешен саклаган. Ләкин, күпме көтсә дә, Чыпчык кире очып кайтмаган.
Кыш буе муллыкта яшәсә дә, Тычкан үз өлешен дә ашап бетерә алмаган. Ә Чыпчык, салкында туңа-туңа, ишегалды саен ризык эзләп йөргән.
Әле һаман Чыпчык ишегалды саен теләнеп йөри, ә Тычкан үз өнендә аның өлешен саклап утыра, ди.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.